Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бүгенге көн Саимә Дәминова өчен өчләтә бәйрәм

Олы Әтнә авылының 997нче сайлау участогы иртәнге сәгать 8.00дән үз эшен башлады. Сайлау участогы эшли башлауга сайлаучылар агылды.

Олы Әтнә авылыннан Саймә Дәминова да иртә белән үк беренчеләрдән булып үзе сайларга тиешле 997нче номерлы сайлау участогына килде.

Аның өчен бу көн өчләтә бәйрәм. 

- Беренчедән, илебез Президентын сайлыйбыз, икенчедән, бүген мөселман халкының зур бәйрәме - җомга көн. Ә өченчесе - бүген минем шәхси бәйрәм, олы юбилеем - 70 яшь тулды", -  диде ул.

Саймә Дәминова гомер буе сату өлкәсендә хезмәт куя. Тормыш иптәше Илсур белән (тормыш иптәше мәрхүм инде) ул һәм кыз тәрбияләп үстерәләр. Балалары икесе дә әтиләре юлын дәвам итәләр - балаларга белем бирәләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев