Дәүләт Думасы 2023 елга яшәү минимумын билгеләде
Дәүләт Думасы яшәү минимумын 14375 сум күләмендә билгеләү максаты белән яшәү минимумы турындагы гамәлдәге закон нормаларын туктатырга тәкъдим ителгән закон проекты кабул итте.
Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Закон проекты нигезендә «Россия Федерациясендә яшәү минимумы турында»гы Федераль законның гамәлдәге нормаларын туктатып торырга тәкъдим ителә. Бу 2023-2024 елларга яшәү минимумы күләмен билгеләү максатларында эшләнә. Ул 2023 - 2024 елларга 2023 ел (14 375 сум) һәм 2024 ел (15 049 сум) нәтиҗәләре буенча фаразланган ярлылык чигеннән чыгып билгеләнә. Бу хакта документка аңлатма язуында хәбәр ителә.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/daulat-dumasy-2023-elga-yasau-minimumyn-14-375-sum-itep-bilgelade-5863304
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев