«Гаиләмнең кул һөнәрләре»
Гаилә – рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне саклаучы, ата-бабалар тәҗрибәсен, тәрбиясен олы хәзинә итеп кадерләп торучы, буыннарны өзелмәс чылбыр белән бәйләүче.
Татар халкы элек-электән үзенең үзенчәлекле кул эшләре, гореф-гадәтләре, гаилә белән кич утыру кебек матур күренешләре белән аерылып торган. Һәр гаиләдә кул эшләре белән шөгыльләнү кебек күркәм гадәтләр булган. Гүзәл затларыбыз арасында иң киң таралган шөгыль – бәйләү, чигү кебек кул эшләре. Бер яктан караганда, бу – вакытны файдалы итеп уздыру булса, икенче яктан, якыннарыңны матур-матур әйберләр белән сөендерү, аларга кул һәм күңел җылыңны бүләк итү.
Бүгенге көндә дә кул эшләре белән кызыксыну көннән-көн арта бара. 2024 ел – Гаилә елы уңаеннан китапханәбездә “Гаиләмнең кул һөнәрләре” дип исемләнгән кичә узды. Бирегә китап укучы дәү әниләр, әниләр оныклары һәм балалары белән бергә чакырылды. Кичәбезнең башында кунакларыбыз белән әңгәмә кордык, нинди кул эшләре белән шөгыльләнүләре, бәйләү төрләре буенча фикер алыштык. Шулай ук гаиләләребез эш, һөнәр һәм гаилә турында мәкальләрне искә төшерделәр.
Чарабызның икенче өлешендә китапханәчебез Ногманова Йолдыз Рүзәл кызы ализе пуффи җебеннән “Заманча бәйләү” буенча осталык дәресе үткәрде, бәйләү алымнарын өйрәтте, “Бәйләү серләре” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.
Кичә фикер алышу, җылы аралашу белән бик күңелле үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев