ГТО күп ишекләрне ача
ГТО тапшыручы өчен күпләр белә торган бонус - югары уку йортына кергәндәге өстәмә баллар.
Әйтик укучы ел дәвамында ГТО тестларын уңышлы тапшырса, 2-10 га кадәр өстәмә балл ала. Төгәлрәген вуз үзе билгели.
Көллият һәм вуз студентлары югары стипендиягә өмет итә алалар. Аның күләмен дә уку йорты үзе билгели.
Өлкәннәр «Налоговый вычет»ка өмет итә алалар. Аның күләме 18000 сумгача булырга мөмкин.
Моннан тыш күп кенә компанияләрдә ГТОны уңышлы тапшырган хезмәткәрләрне бүләклиләр.
Ниһаять – статуслы мизгел!
ГТО тапшырсаң 100 еллык тарихка ия билге аласың. Ә инде аеруча югары нәтиҗә күрсәтсәң, синең рекордны ГТО музеенда махсус стендта күрергә мөмкин булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев