Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Язмыш сынаса да - сынмады

Нинди эш кушалар, барысын да эшләдек инде, – ди ул. – Җитмәсә, тамак туйганчы ашарга юк.

Хезмәт белән чыныгып үскән, тырыш, уңган, эшнең мәнен белгән кеше тормышта беркайчан да югалып калмый, киресенчә, авырлыклар алдында баш имичә, сынауларга бирешмичә гомер көтә. 
Менә шундыйлар рәтенә кертер идем Иске Өҗем авлында гомер кичерүче аксакал бабай Габделнур Фәтхуллинны.
1936 елның 17 маенда, алмагачлар ап-ак чәчәктә вакытта дөньяга килә  Абдулла абый белән  Маһибәдәр апаның  уллары. Ләкин тормыш юлы гына гел аклыктан тормый. Агын да, карасын да күп күрергә туры килә аңа бу тормышта.
Авыл мәктәбендә 7 сыйныфны бетергәнче үк колхозда өлкәннәргә ияреп эшли башларга туры килә аңа.  
– Үгез, ат җигеп, тырма тырмаладык.  Фермада 30 баш савым сыеры бар иде. Ат җигеп, кисмәк белән чишмәдән су алып менәм. Сыер савучыларга суны чиләкләргә агызып бирәм, алар фермага  ташый. Ул вакытта эш берәүгә дә җиңел булмады инде, – дип искә ала ул. 
– Дуңгыз көтүе дә көттем. Мин эшләмәгән бер эш калмады. 15 - 16 яшемдә Лаеш урманы кисәргә дә 4 тапкыр бардым. Петровскийда да урман кисүдә катнаштым. Без агачларны кисеп әзерлибез, аны колхозга алып кайтып китәләр. Нинди эш кушалар, барысын да эшләдек инде. Җитмәсә, тамак туйганчы ашарга юк. Әниләр эшләсә, бер балага 200 грамм  исәбеннән вика оны бирелә иде. Эшләмәсә, ул да юк.  Иртән иртүк басуга өшегән бәрәңге җыярга чыгып китәбез. Аякта – чабата,  балчык чабатаны тартып ала. Шулай азапланып җыеп кайткан бәрәңгене юабыз, кабыгын куптарабыз, аны чормада киптерәбез. Тракторның  тимер поршины белән төеп, он ясыйбыз. Әни, шуны суга болгатып, аш пешерә. Аңа ат кузгалагы орлыгы, акбаш сала. Аннан азрак кәбестә тәме килә. Нинди ашый торган үлән бар, ашадык инде, – диде ул. 
Шулай беркөнне,  тамак хакына кызык та, кызганыч та хәлгә тап була ул. Ул хәлне искә аласы да килми аның. 
– Колхозның тавыклары бар иде ул вакытта. 
Мин, яшүсмер малай, төн уртасында, бар кыюлыгымны җыеп, тавык чәлдерергә киттем. Кетәклеккә кереп тавык тотарга үрелүем булды... кулдан берәү эләктереп алмасынмы. Ул кеше дә тамак хакына шул адымга барган икән.  
Көндез колхоз эшендә, ләкин укуны да онытырга ярамый. Хәтере яхшы, бик сәләтле була ул. Ә укуын кичке мәктәптә дәвам итә Габделнур абый. Иске Өҗем сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, колхоз рәисе урта белем алырга куша аңа. «Син булдырасың, укы», ди. Шулай итеп, Күңгәр урта мәктәбен дә читтән торып тәмамлый, кулына аттестат ала. Техникумда да белем алырга хыяллары була аның. Ләкин язмыш үз юлыннан алып китә. 
Җитәкчеләр, аның тырышлыгын күреп, 1966 елда амбар бригадиры итеп куялар. Ул вакытта ашлык киптерү җайланмалары бик көйләнеп бетмәгән дә була әле.  Габделнур абый, кирәк  әйберләрне үзе табып, ашлык киптерү эшенә керешә. Иске Өҗем амбарында ашлык яхшы дип, башка авыллар орлык  ашлыкны аннан алып китәләр. Район башлыгы Габделәхәт Хәкимовтан да мактау сүзләре ишеткән ул. 
–  Мин  эшләгән дәвердә 12 колхоз рәисе алышынды, барысы белән дә уртак тел табып эшләдем. Бары тик  мактау сүзләре генә ишеттем. 14 яшемдә башланган эшем 74 яшемә кадәр дәвам итте. Колхозда 60 ел хезмәт куйдым, – диде.
Чирек гасырга якын стажы булган умартачы да әле ул. Умартаны асрау эшенә керешү дә уйламаган җирдән генә башланып китә. Шулай беркөнне бер умартачы үзенә булышырга чакыра аны. Ул елны бал күп була, көнаралаш бал аерталар. Габделнур абыйга бу эш ошап китә, эшләгән өчен күчтәнәчкә бал да бирәләр бит. Шулай итеп, аның хыялын тормышка ашыру өчен җае да чыгып тора. Күрше авылда бер апа ашыгыч рәвештә умарталарын сата, дигән хәбәр килеп ирешә аңа. Бу 1977 ел була. Шул елдан бирле Габделнур абый умарта тота. Бу эшендә дә сынатмый ул, 2 оя умартадан башлаган эшен 25 ояга кадәр җиткерә.  Аның умарта балының тәме үзгә. Авызда сары май кебек эри. Әллә караучыдан, әллә умартадан. Шул сорауга төгәл җавапны умартачы үзе дә белмидер.
Кайгысын да, югалту ачыларын да күп кичерә Габделнур абый. Уйламаган җирдән, 18 яшендә фаҗигале рәвештә апасы Зәйтүнә үлеп китә. Казанга шәл сатарга киткән җирдән өенә кайта алмый ул. Алар кайтып җиткәнче, яз көне елгага су төшә, кире борылып күрше авылга кереп каласы да бит.. Юк, яшьлек бит. Салкын, карлы-бозлы суга керә ул юлдашы белән. Яшь кыз суда ләмгә батып кала, юлдашы исән-сау судан чыгып кайтып китә. Кайтышлый бу хәлне Ташчишмә кешеләренә сөйли. Габделнур абый гаиләсе бу кайгылы хәбәрне ишетеп юлга чыга. Бу вакытта Ташчишмә авылы ирләре  Зәйтүнәне каравыл  өенә алып кайткан булалар. Абдулла абый кызын өенә алып кайта.
«Өйдә тактадан эшләнгән өстәлдән башка бернәрсә юк, апаны шул өстәлгә сузып салдылар. Озын кара чәчләре идәнгә кадәр асылынып төште», – дип, йөрәк әрнүе белән сөйли Габделнур абый. Шул вакыйгадан соң, сугыш вакытында эш армиясендә хезмәт иткән әтисе дә озак яшәми, 1946 елның октябрендә дөнья куя. Бер абыйсы сугышта үлеп кала. Әнисе Маһибәдәр апа да каты авырудан соң 73 яшьтә вафат була.
Күп якыннарын югалта Габделнур абый, тормыш иптәше Ания апа, уллары Мөдәрис, Илдус, киленнәре Рәфинә, Фәридә, кияве Фәргать. 
Ә гаилә тормышы бик матур башланган була Габделнур абыйның. Яшьлек елларында ул үзенә тиң ярны, Ания апаны очрата. Ул да колхозда хезмәт куя, алдынгы сыер савучы була. Бер-бер артлы өч малай, бер кыз алып кайталар. Тормыш иптәше Ания апа белән 52 ел тормыш итәләр. Югалтуларны да бергәләп кичерәләр. 15 ел элек Ания апа да дөнья куя. Тормыш сынауларын күп күргән Габделнур абый барысын да эченә йота. Кеше алдына чыгып зарланып утырмый, бар кайгысын гармун моңнарына сала. Беренче гармунны да апалары шәл сатып алып бирә. Бертуган энесе Габделнур белән, ике яшүсмер малай, бергә өйрәнәләр гармун телләренең серләрен. Шуннан бирле гомерлек юлдашына әйләнә, инде өченче гармунын -  тальянны сыздыра ул. Районда узучы «Балкыш” фестивалендә дә ел саен чыгыш ясый. Сабантуйда мәйданга бүләк җыю да аның тальян моңнарыннан башка узмый. Көр күңелле, чиста-пөхтә, һәрбер эшен җиренә җиткерүче, гармунчы, умартачы бабайга 90 яшь бирмәссең дә. Хезмәтне һәм тормышны яратып яшәгәнгә шулайдыр. Бөтен сере шундадыр. 
Бүгенге көндә Габделнур абый улы Тәбрис белән бергә гомер итә. Кызы Нурия дә туган авылында гомер кичерә. Бер-берсенә булышып, терәк булып яши алар. 
 Назирә Габдрахманова,     Ташчишмә авыл китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев