«Вакцина ясау уразаны бозмый», — ди Казан казые Булат хәзрәт Мөбарәков.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Казан казые Булат хәзрәт Мөбарәков Рамазан аенда коронавируска каршы вакцинаны кояш баегач ясарга киңәш итте.
«Вакцина ясау уразаны бозмый. Бу — Нәзарәтнең фикере. Ләкин кайбер галимнәр боза дигән фикердә. Шуңа да кеше: „Шөбһәм булмасын“, — дип әйтә икән, бу вакытта вакцинаны кич белән, кояш батканнан соң ясатырга була», — диде ул «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә.
Нет комментариев