«Күлле Киме» төп мәктәбендә махсус хәрби операцияга гуманитар ярдәм җыелды
Һәркем үз өлешен кертергә тырышты.
Ата-аналар белән берлектә "Күлле Киме" төп мәктәбендә махсус хәрби операцияга гуманитар ярдәм җыелды. Җылы оекбашлар, перчаткалар, азык-төлек продуктлары һәм шәхси гигиена чаралары тупланды.
Шулай ук директорның киңәшчесе Кадрия Закирова Юнармия отряды белән берлектә 150 данәдән артык коры аш әзерләгәннәр.
Җыелган ярдәмне волонтер Энҗе Хәмитовага тапшырдылар.
Яшь армиячеләр тырыша һәм чын күңелдән ярдәм итәргә тели. «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!» дигән сүзләр алар өчен девиз булып тора.
Афәрин егетләр-кызлар! Хезмәтегезне ил хөрмәтли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев