Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Күп балалы гаиләләргә җир урынына акчалата түләү бирү тәртибе билгеләнде

Акчаны алу өчен ата-аналарның яисә вәкаләтле вәкилләрнең берсенә җирле үзидарәнең вәкаләтле органына гариза бирергә кирәк

ТР Министрлар Кабинеты өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләргә бушлай җир кишәрлеге урынына акчалата түләү бирү тәртибен билгеләде. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Карар нигезендә, түләү күләме 200 мең сум тәшкил итәчәк.

Аны Казанда яки Чаллыда даими яшәүче һәм шәхси торак төзү, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару яки бакчачылык өчен җир кишәрлеге алуга рәсми исемлекләргә кертелгән өч һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр ала алачак.

Акчаны алу өчен ата-аналарның яисә вәкаләтле вәкилләрнең берсенә җирле үзидарәнең вәкаләтле органына гариза бирергә кирәк. Документта гаиләнең барлык әгъзаларының да участокны акчага алмаштыруга ризалыгы расланган булырга тиеш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев