Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәгариф министрлыгы: Һава температурасына карамастан, мәктәпләр балаларны кабул итәчәк

Татарстанның күп кенә мәктәпләрендә дәресләр көчле салкыннар сәбәпле кичектерелде.

Кайбер мәгариф оешмалары укучылар белән дистанцион эшләү режимын сайлады. Әгәр балалар белән өйдә калырлык кеше булмаса, мәктәп аларны нинди һава температурасы булуга карамастан кабул итәчәк.

«Бала белән педагоглар шөгыльләнәчәк, мәктәптә балага кайнар ризык ашатачаклар. Термометрлар нинди температура күрсәтүенә карамастан, Татарстан мәктәпләре һәм педагоглар коллективлары тулы составта элеккеге режимда эшли», – дип сөйләделәр Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Мәгариф оешмаларында температура режимы барлык нормаларга һәм таләпләргә туры килә, дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә. Министрлыкта нинди һава шартларында дәресләр кичектерелергә мөмкин булуы турында да искәрттеләр.

Аерым алганда, авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында дәресләр һава температурасы -23 градус, ә шәһәр мәктәпләрендә башлангыч һәм авыл мәктәпләрендә 5-9 сыйныф укучылары һава температурасы -25 градус булганда, шулай ук шәһәр мәктәпләрендә 5-9 сыйныф укучылары өчен -27 градус булганда кичектерелергә мөмкин. 10-11 сыйныфта укучылар өчен дәресләр -30 градус булганда авыл мәктәпләрендә, ә шәһәрдә -32 градус булганда кичектерелә ала.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/magarif-ministrlygy-hava-temperaturasyna-karamastan-maktaplar-balalarny-kabul-itacak-5865326

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев