Мәктәпләрдән – дару үләннәре җыйналды
Хәбәрләр

Мәктәпләрдән – дару үләннәре җыйналды

Мәгариф һәм фән министрлыгы күрсәтмәсе нигезендә, райондагы һәр мәктәп, ел саен диярлек, дару үләннәре җыеп тапшыра.

Дөресрәге, моны укучылар башкара. Быелгысы, үзенчәлекле булган диикме, һәр мәктәп билгеле бер исемдәге үлән җыеп тапшырган. Башкача әйтсәк, районыбыздагы 12 мәктәп 12 исемдәге дару үләне җыйган.
Барысын бергә исәп­ләсәң, гомуми күләме 1 центнер тирәсе тәшкил ит­кән. Мәгариф бүлеге бел­гечләреннән алган мәгълүматларга караганда, дару үләннәрен Лаеш районында урнашкан промбазага илтеп тапшырганнар.
 


Нет комментариев