Шахмат уйнарга кечкенәдән өйрәнергә кирәк
Шахмат ул акыл үсешен үстерүнең нәтиҗәле чарасы да.
Шахмат уенының роле баланың эчке дөньясын формалаштыруда бәяләп бетергесез.
Шахмат уйнау хәтерне үстерә, логик фикерләүне үстерүгә ярдәм итә, тырышлык, игътибарлылык, уйланучанлык, максатчанлык тәрбияли.
Бу уенны өйрәнүче бала җыйнак була, үзе уйларга, карарлар кабул итәргә күнегә, ахырга кадәр көрәшергә тырыша һәм уңышсызлыкларда төшенкелеккә бирелми.
Шуларны истә тотып, Чембулат авылы клуб җитәкчесе Камил абый Галләмов балаларны каникул вакытында клубка шөгыльләнергә чакырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев