Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда бу атнада өстәмә ял көне булачак

Бу атнада Татарстан халкы бер көнгә күбрәк ял итәчәк. Ураза бәйрәмендә - җомга, 21 апрель, ял көне булачак.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, гает бу көнне 6.30 сәгатьтә башлана һәм гает вәгазе 7.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Бәйрәм намазын 7.30 да тәмамлау планлаштырыла.

Бу көнне Татарстан башкаласында җәмәгать транспорты иртәнге 5.00 сәгатьтән йөри башлаячак, графиктагы үзгәреш маршрутлары мәчетләр аша уза торган автобусларга һәм троллейбусларга кагылачак.

Исегезгә төшерәбез, 28 июньдә, Корбан бәйрәме көнендә татарстанлыларны тагын бер өстәмә ял көтә. Бу даталарны Рөстәм Миңнеханов үзенең указы белән билгеләде.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев