Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тау башыннан яз күренә

“Күпьеллык күзәтүләргә караганда, елгаларда су күтәрелү чоры 15-20 апрельләрдә була”, – дип саный Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Әтнә районы вәкиле Рамил Гарипов.

Тау башыннан яз күренә, җәмәгать: яз вәкаләтләре җайлап үз көченә кереп килә. Аны сөенеп көтеп алсак та, күңелгә бераз шом да сала ул. Монысы табигать белән бәйле.
– Елдагыча районның биш авылы су басу куркынычы булган зонага керә. Шөкер, әлегә кадәр андый куркынычның булганы юк, – ди МЧС вәкиле.
Шулай да, узган елдан аермалы буларак туңның шактый калын булуын истә тоткан хәлдә, язгы гадәттән тыш хәлләргә әзер булып тору кирәк, дигән фикердә ул.
– Әгәр һава торышы кинәт җылытса, куркыныч туарга мөмкин. Чөнки су җиргә сеңмичә, түбәнрәк урыннарга агачак. Ә инде, елдагыча, төнлә суытып, көндез җылытып торса, әллә ни куркыныч юк, – ди.
Ә менә балык тотучыларга аерым мөнәсәбәттә ул. Әле елгадагы боз чагыштырмача калын булса да, татар халык мәкален онытырга ярамаганлыгын ассызыклады Рамил Гарипов:
 
“Көзге боз көзге калынлыгы булса да ышан,
язгы боз ястык калынлыгы булса да ышанма!”

Ә иң мөһиме – куркынычсызлыкны тәэмин итү йөзеннән язгы эшләрне башкару кирәк.
Кисәтү
Шәхси хуҗалык, оешма, предприятие биналары түбәсендәге кар, боз көртләрен ишеп төшерегез, биналар тирәсенә агып килгән һәм түбәдән тамган су читкә агып китәрлек итеп канаулар казыгыз, урамда, ишек алдында аккан су юлларын һәрдаим карап, кирәк булса ерып, агызып җибәрергә тырышыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев