Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тәртип бозулар дәвам итә

Районның балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Кызганыч, балигъ бул­маганнарның кичке сәгать 10.00дән соң урамда ялгызы гына йөрүләре дәвам итә.  Шул сәбәпле, комиссиядә ике протокол каралып, яшүсмерләрнең әти-әниләре административ җаваплылыкка тартылды. Шулай ук күп кисәтүләргә карамас­тан, җәмәгать урыннарында мас­ка режимын сакламаучылар бар. Комиссия утырышында әлеге эш тә каралды. Моннан тыш, комиссиядә профилактик учетта торучы гаиләләр дә гел игътибар үзәгендә. Алар белән аңлату эшләре алып барыла. Бу юлы да утырышка шундый гаилә әгъзалары чакырылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев