«Туган ягым» паркында җәйге концерт узды
Чара «Татарстанда Җәй» проекты кысаларында үткәрелде.
Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры артистлары Әтнәнең "Туган ягым" паркында җәйге концерт тәкъдим иттеләр.
Моңлы җырлар, дәртле биюләр, шаян нәфис сүзләр беркемне дә битараф калдырмады.
Тамашачы яраткан артистларын бик сагынган икән - көчле алкышлар бер минутка да тынып тормады!
Чара масштаблы "Татарстанда Җәй" проекты кысаларында үткәрелде.
Әлеге проект Татарстан халкы һәм кунаклары өчен җәйге мәдәни чаралар циклын берләштерә, республиканың мәдәни тормышын тагын да баетып җибәрә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев