Укытучыма чиксез рәхмәтем!
«Укытучыма чиксез рәхмәтем» конкурсына килгән эшләрнең чираттагысын тәкъдим итәбез. Бу шигырь «Иң иҗади» эш булып танылды.
Укытучыма чиксез рәхмәтем,
Күп нәрсәгә мине өйрәттең.
Кайчагында миңа кырыс булдың,
Ялгышымны күреп төзәттен.
Өйрәттең син мине иренмичә
Дәресләрне аңлый белергә.
Эчтәлекле, дөрес, кыска итеп,
Матур сүзлэр белән сөйләргә.
Энә белән кое казу диләр
Җиңел түгел белем алулар.
Ләкин мизгел,бу бер мизгел генә,
Аңа булмас кире кайтулар.
Кирәк булмас диләр киләчәктә
Укытучы?Ай-һай, ышанмыйм.
Интернет та бирә белемне ди
Миңа болай бер дә ошамый!
Туган телем - Бөек Тукай теле,
Өйрәттегез телне санларга.
Шуның өчен сезгә рәхмәтлемен
Телем саклап кала алганга.
Саттаров Әмир, 10 яшь.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев