Уникенче яртыгача күңел ачтылар
“Авыл бәйрәмен шаулатып-гөрләтеп уздырып җибәрдек”, – диде Комыргуҗа авылыннан Ания Шәрәфетдинова.
Башка еллардагыдан төп аермасы – килгән халыкның күп булуы. Монысы аңлашыла да, көне, бу очракта киче диик, урамда күңел ачу өчен бик уңай булды: Комыргуҗаларның синоптиклар белән “связь” бар ахыры, дип көлештек. Алдан планлаштырганча ике команда гына түгел, дүрт команда оештырырга туры килгән: “Мәрҗән”, “Мәктәп”, “Студентлар” һәм “Шахтер” яшьләр командалары үзләренең гаять елгыр, оста булуларын раслыйлар. Һәр командада алты кеше катнаша.
Бәйрәмне Комыргуҗа авыл җирлеге башлыгы Фәнис Низамиев ачып җибәрде. Сүз уңаеннан ирешелгән уңышларны искә алды. Ә бик күңелле итеп Рәсим Галимҗанов алып барды.
Тамашага килсәк, уеннары нинди диген; монда күп төр традицион, шул исәптән капчык киеп сикерү, канат тартышу, чаңгыда йөрү игътибар үзәгендә булды. Халык белән узган уеннарга килсәк, төрле бәйгеләр, әйтик, чүмеч белән кар ташу мизгелен карап көлүдән “эчләр ката”. Тамашачы бик актив, бик теләп катнашты. Аңлашыладыр, уеннар булгач, хөкемдарлык та булырга тиеш. Аларның эше дә кызу булды: минут-секундларны караудан тыш, кагыйдәне бозмау, хәрәмләшмәү дә күз уңында иде. Хөкемдарлар – Рамил Каюмов, Илгиз Шәрәфетдинов үз бурычларын намус белән башкардылар. Уеннар концерт номерлары белән үрелеп барды. Мәсхүт Гыйззәтуллин, Рәсим Галимҗанов, Илназ Шиһапов, “Созвездие-Йолдызлык”ның гала-концертына узган Зәйнәп Шаһиева чыгышларын тамашачы аеруча үз итте. Шул ук вакытта балалар да читтә калмады – “Микки-Маус” аниматоры аларның күңелен ачты. Әйтергә кирәк, анысы да читтән килүче түгел. Казанда укучы студент кыз Лилия Гыйззәтуллина да бик оста икән.
Шунысын ассызыклау да мөһим – уенда катнашучыларга акчалата бүләкләр дә бирелде. Биредә барлык төр финанслауны үз өстенә алган җирле күмәк хуҗалыкны рәхмәт хисләре белән искә алу урынлы булыр. Барысы да уйланылган, Рөстәм Сабитов ике зур казанда пылау пешерде. Пешкән ризыклар белән кайнар чәй дә оештырдылар. Соңыннан бәйрәм 12нче яртыга кадәр узган дискәтүк белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Мәрҗән командасы җиңде ?
0
0