Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Вакыт – аяусыз: Халисә әбигә 99 яшь

Күәм авылының данлыклы сатучысы Халисә әби Шәфыйкова хезмәт юлын нибары 12 исемдәге товар белән сәүдә итеп башлый.

Күәм авылының Югары очында кибетче булып эшли ул.
 Бу очракта гади генә итеп “Сәүдә итә” дию һич дөрес булмас. Чөнки 1957 елдан башлап 1982 елга кадәр сәүдә иткән данлыклы кибетчене өлкән буын яхшы хәтерли. Хәтта нәрсәдер кирәк булса да: “Кибеткә менеп төш” дип түгел, “Бар, Халисә апайга йөгер”, дип озаталар иде. Аның тәнендә, мөгаен, “Сәүдәгәр каны” агадыр. Зур хәрефтән “Чын сатучы” булды ул. Олы Бәрәзә авылында туып-үскән кыз бала Күәм авылына кияүгә чыкканчы ук кибеттә эшләргә өлгерә.
 Аны сагынып искә алалар
Халисә апа турындагы кайбер канатлы гыйбарәләрне искә алу урынлы булыр. 
Еш кына шундый фикерләр ишетергә туры килә иде: “Халисә апа кибеттә булмаганны да табып бирә ул”, “Шул-шул товарлар кирәк, булыр микән инде алар, дип Халисә апа кибетенә менәсең, алардан тыш та берничәне төяп төшеп китәсең”... 
Болары сатучының осталыгын, сатып алучылар арасындагы дәрәҗәсен күрсәтә. Кемнән генә сорама, әле дә ул эшләгән елларны яратып, сагынып искә алалар.
Вакыт – аяусыз бит ул. Шул чордан соң узган еллар сизелмичә үткән дә киткән. Шушы көннәрдә Халисә әбигә тиздән 99 яшь тула. Кызганычка каршы, еллар агышы һәм хезмәте белән бәйле авырлык аның сәламәтлегенә дә кагылырга өлгергән. Бүгенге көндә урын-җирдә ятарга мәҗбүр ул. Әлбәттә улы, оныгы тәрбиясендә... Әле 4 ел элек – аның 95 яшьлек юбилеенда бик җылы әңгәмә корып, тагын 5 елдан очрашырга дип сүз куешкан идек. Ул вакытта ул елмаеп куйды да, сәламәтлегеннән зарланып алды: 
– Аякларым бик сызлый минем, – диде.
Сер түгел, монысы күп кибетчеләргә хас – һөнәри авыру дияргә була. Салкын кибеттә гел аяк өстендә булу, сатып алучы сораганны теге яки бу шүрлектән алып бирү – берсе дә эзсез калмаган, күрәсең. Әле дә хәтердә, әнә шул юбилеенда:
– Юклык заманда һәм халыкка әйбер җитмәгән вакытта эшләдем. Әнә шул җитмәгәнне сораган һәркемгә бүлеп бирү бигрәк тә кыен иде, – дип искә алган иде ул үткәнен.
  Сугыш чоры авырлыклары
...Олы Бәрәзә авылында, әти-әнисе Мөхәммәтҗан һәм Рауза, шулай ук әбисе кочагында 4 бәхетле бала булып үсәләр алар. Әмма бөтен уй-хыялларны җимереп, Бөек Ватан сугышы башлана. Берничә айдан әтисе фронтка китә. Озак та үтми, гаилә кабат бер кыз балага арта. Тик ул сабый озын гомерле булмый. Заманы авыр була шул – ачлык, авыру бик күпләрне харап итә.
Бөек Ватан сугышы башланган чорда кечкенә кызчык җирле мәктәпнең VI сыйныфын гына тәмамлаган була. Өйдәгеләр ярдәме, үзенең тырышлыгы белән VII сыйныфны тәмамлый. Аңлашыладыр, ул чорны, әле соңрак та  VII сыйныф белемле булу – олы тормышка ышанычлы аяк басуны аңлата. Аңлашыладыр, Халисә әбигә килсәк, аның киләчәк хезмәт юлы кибет, сәүдә эше белән бәйле була. Бу теманы калдырып торыйк та, үз сүзләрен кулланып, Халисә әбинең Бөек Ватан сугышы чорындагы яшәешен чагылдырып узыйк.
– Сугыш чорында күргән, баштан кичергән михнәтләрне әйтеп, аңлатып бетерә торган түгел, – диде ул.
Бу очракта ул үзенең юбилеенда искә алганнарны кабат чагылдырып үтү артык булмас.
– Арчадан Олы Бәрәзәгә чана белән чәчүлек орлык өстерәүләр – үзе бер моңсу хатирә. Әле анда баргач та чират була иде. Ул бер пот орлыклык ашлыкны өстерәп кайтып җиткәнче арып-талып, хәлсезләнеп бетү бер хәл, аяктагы чабаталар да туза иде, – дигәндә күзләре яшьләнү әле дә күз алдында.
Монысы кечкенә генә бер истәлек дияргә була. Чөнки озынрагы – башка тема.
– Бер урманнан икенчесенә йөрттеләр дә тордылар мине, – диде.
Анда күргән-кичер­гәннәрне искә алырга да теләмәде, хәтта. Әнисе белән бергә сыер да җигә ул, гомумән, күмәк хуҗалыкта нинди авыр эш бар – яшь кыз барысын да башкара. 
Тагын бер фикере истә:
– Бөтен илгә килгән афәт ул, аны бөтен ил белән бергә күтәрдек, – диде.
Сугыш тәмамлангач яраланган хәлдә булса да әтисе кайта, гомумән, яхшы тормышка өмет уяна. Тик кайда ул, әтисенең тез капкачы яраланган була – өйдәге барлык эшне дә яшь кыз – Халисә башкара.
Күәм чоры – кибет чоры
1948 елны кибеттә эшли башлый. Эшен яратып, яхшы башкара. Әлбәттә. көнчеләр дә барлыкка килә. Яла ягу нәтиҗәсендә аны төрмәгә утырталар... Кыс­касы, күпне күреп, күпне кичерә ул. Тормышының яңа, чагыштырмача күңелле чоры Күәм авылында дәвам итә.
Шунысы да күңелен күтәрә – җәмәгате дә янәшәсендә була – «товаровед» булып урнаша. Башкача әйтсәк, җәмәгате ташыган белән сәүдә итә ул. Аның белән 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Ренат, Булат һәм Халидә исемле балаларының балалары үсә инде. Ә үзе улы Ренат һәм оныгы тәрбиясендә яши.
Янә кибеттә эшләгән чорын искә алсак, капчыклы шикәр комын күтәреп күчерүләр, ваклап сатканда аның җитмәве, мичкәле тозлаган кәбестә кайтуларны да искә алды ул.
Тагын бер истәлеге гыйбрәтле. Анысы 13 тиенлек кара ипи кайту һәм аны әле авыл башында ук халыкка өләшү белән бәйле. Әлбәттә, Казаннан бирле йөк машинасына төяп алып кайткан икмәк халыкка җитми. Моның өчен аерым бер транспорт һәм сатучы билгеләсәң дә барыбер җитмәс иде, мөгаен. Соңрак Күәм авылында пекарня төзиләр. Ул яңа эш урыннары да һәм җитәрлек икмәк тә пешереп чыгара башлый. Әйтергә кирәк, яхшы сыйфатлы “буханка”лар пешерәләр иде анда. Пекарня янында чаналы атларның чират торуын үзем дә яхшы хәтерлим. Алай гына да түгел, мәктәптән укудан кайтышлый берничә малай җыелып, кайнар ипи сатып алып, аны кыска гына мизгел эчендә юк итүләр әле дә хәтердә...
Әнә шулай итеп кибетче Халисәнең дә эше кими. Хәер яңа төрләре өстәлә. Әнә шул авырлыкларны җиңә торгач, 55 яшьлек Халисә апа пенсиягә чыга. Шулай да кабат кибеткә эшкә чакыралар аны. Дөресен әйткәндә, кибеттә эшләргә теләүчеләр күп иде ул чорда, әмма данлыклы Халисә апа кебек осталар бик булмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев