Ышана күрмәгез
Хәбәрләр

Ышана күрмәгез

Эчке эшләр бүлегенең Тикшерү бүлекчәсе җи­тәк­чесе Марат Әмиров мошенниклар тарафыннан еш кулланыла торган алдау юллары хакында хәбәр итә.

 ”Әгәр сезгә шалтыратып, үзләрен банк хезмәткәре дип таныштыралар икән, ышанмагыз. Шулай ук, хокук саклау органы хезмәткәре исеменнән шалтыратулар да – ялган. Бу очракта сөйләшеп тә тормыйча, трубканы кую кирәк. Акча түлибез, компенсация бирелә дип алдаучыларга да берүк ышана күрмәгез. Бу приз оту турында хәбәрләргә, яисә, балагыз, туганыгыз исеменнән “проблемалар бар” дип шалтыратуларга да кагыла. Игътибарлы булыгыз, ялганга ышанып, акчаларыгыздан колак кага күрмәгез.

 


Нет комментариев