Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Башкортстанда III Бөтенроссия авыл хуҗалыгы семинар-киңәшмәсе уза

Семинарга Россиянең 60 төбәгеннән 400ләп вәкил килгән.

(Казан, 20 июль, "Татар-информ"). Башкортстанда "Хуҗалык итүнең кече формаларына дәүләт ярдәме һәм авыл җирлекләренең тотрыклы үсеше" III Бөтенроссия семинар-киңәшмәсе үтә. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә.

Семинарда катнашучылар арасында Россия субъектлары авыл хуҗалыгы комплексы идарә органнары җитәкчеләре, муниципалитет башлыклары, авыл һәм крестьян (фермер) хуҗалыклары җитәкчеләре булачак.

III Бөтенроссия семинар-киңәшмәсе эшендә Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Иван Лебедев, ә Татарстаннан республика Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Николай Титов катнашыр, дип көтелә.

Бүген делегатлар Башкортстанның агросәнәгать комплексы объектларында, социаль һәм инженер инфраструктураларда булачаклар, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, эшкәртү объектларын караячаклар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/07/20/144724/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев