Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хөрмәтле райондашлар!

Ихлас күңелдән якынлашучы Яңа ел белән котлыйм! Әйтергә кирәк, 2017 ел районыбызга мәрхәмәтле булды. Игенчеләребез, терлекчеләребез үз эшләрен намус белән башкару нәтиҗәсендә, бер сыердан уртача 9200 кг сөт җитештердек, бер гектардан уртача 35,2 центнер уңыш җыеп алдык. Хезмәтенә күрә түләү дә яхшы - уртача 24500 сум тәшкил итте. Авыл хуҗалыгы...

Ихлас күңелдән якынлашучы Яңа ел белән котлыйм!
Әйтергә кирәк, 2017 ел районыбызга мәрхәмәтле булды. Игенчеләребез, терлекчеләребез үз эшләрен намус белән башкару нәтиҗәсендә, бер сыердан уртача 9200 кг сөт җитештердек,
бер гектардан уртача 35,2 центнер уңыш җыеп алдык. Хезмәтенә күрә түләү дә яхшы -
уртача 24500 сум тәшкил итте. Авыл хуҗалыгы районнары арасында бу республикада иң югарысы.
Районыбыз авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча Татарстанда лидерлар арасында, ә сөт савып алу һәм сату буенча - без беренче. Аллага шөкер, без бу югарылыкны саклап кала алдык, шулай дәвам итәргә язсын. Бу безнең уртак тырышлык, хезмәткә намуслы караш нәтиҗәсе. Республика җитәкчелеге дә һәр өлкәдәге хезмәтебезне уңай бәяләде. Быел районыбызның һәр өлкәсендә көч куючы хезмәтчәннәребез дәүләт бүләкләренә лаек булдылар, грантлар оттылар. Бәхәссез, районыбызның
республикада ныклы үз урыны бар, һәрвакыт шулай булсын иде.
Үзебезнең тырыш хезмәтебез белән яулаган үрләребезне югалтмыйча, сау-сәламәт булып,
матур итеп эшлик һәм яшик.
Һәрберебезнең күз алдында: тормыш дәрәҗәсе күтәрелә, яңа төзелешләр калка, районыбызда ил күләмендәге максатчан программаларның яхшы эшләве нәтиҗәсендә, авылларыбызның хәле,
тормыш-көнкүреше яхшыра.
Игелекле хезмәтебез Яңа 2018 елда да яңа уңышлар алып килсен. Һәркайсыбыз сау-сәламәт яшәсен, гаиләләребездә тигезлек, иминлек хөкем сөрсен, табыннарыбызда муллык булсын.
Балалар, оныклар игелеген күреп шатланып, эшләгән эшләребезнең уңай нәтиҗәсенә
куанып яшәргә язсын. 2018 ел - һәрберебезнең көтеп алган, иң бәхетле елы булсын!
Бәйрәм белән Сезне, якынлашып килүче Яңа ел белән!
Габделәхәт ХӘКИМОВ, Әтнә районы башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев