Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Алмагач мул уңыш бирсен өчен февральдә ни эшләп өлгерергә?

Ботаклардагы карны коеп төшерергә кирәк.

Алмагачны февральдә тиешенчә тәрбияләсәң, ул мул итеп уңыш бирер. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Февральдә эшлисе эшләр:

агач кәүсәсе янындагы карны яхшылап таптарга
иртә яздан артык ботакларын кисәргә
кәүсәсен агартырга
корткычларга һәм авыруларга каршы эшкәртергә
агач ботакларыннан карны коеп төшерергә
Карны агач ябалдашы контуры буенча таптап чыгарга. Аннары кар өстенә черемә, компост, торф яки черегән тирес сибәргә.

Агач ботакларын февраль азагында кисәргә, корыган һәм авыру ботакларны алырга. Кирәк булса, формалаштырып кисәргә. Иң мөһиме — агач ботакларында сок йөри башлаганчы кисеп бетерергә.

Кояш пешермәсен өчен, агач кәүсәсен агартырга. Моны көзен дә, иртә яздан да эшлиләр.

Актив корткычлар уянганчы, авыруларга һәм корткычларга каршы эшкәртергә.

Ботакларга күп итеп кар яткан булса, аларны коеп төшерергә. Бу агачка артык йөкләмә булмасын өчен кирәк.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/09-02-2022/almagach-mul-u-ysh-birsen-chen-fevrald-ni-eshl-p-lgererg-5848633

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев