Алтын уңыш: витаминнарны язга кадәр ничек сакларга?
Мең дә бер киңәш

Алтын уңыш: витаминнарны язга кадәр ничек сакларга?

Көз аена да кердек – бакчачылар өчен иң кызу вакыт. Агачлар алма, груша, слива һәм миләш уңышыннан сыгылып тора.

Бу җимешләрдә кышка җитәрлек витамин бар. Аларны җыеп алу эшнең яртысы гына. Тулы бер сезон хезмәте бушка китмәсен өчен, җиләк-җимешне саклауга дөрес салырга кирәк. Көзге уңыш нечкәлекләре турында «Россельхозцентр» ФДБУ Татарстан Республикасы филиалының  әйдәп баручы белгече Салават Галимҗанов аңлатып үтте.
Алма һәм груша: кышка запас өчен төп нигезне дөрес итеп урнаштыру. Кышкы сортлар озак саклану белән дан тоталар, ләкин сак эш иткәндә генә. Аларны җыю вакыты: алмаларны (мәсәлән, тикшерелгән «Антоновка» яки «Баһадир» сортлары) саклауга салырга ашыкмагыз. Җимешләр өзеп алу өчен өлгергән булырга тиешләр – орлыклары эчтән коңгырт төскә кергән, ә җимешне өзеп алган вакытта ботактан җиңел аерылырга тиеш. Үзләренең тәмнәрен алар инде ящикта җыячаклар. 
Грушаларны исә бераз катырак вакытта салсаң яхшырак: ботакта ук өлгергән грушалар тәмсез һәм тиз бозыла торган булалар.
Агачтан ничек алырга? 
Бары тик коры һава шартларында гына эшләгез. Җимешне акрын гына бәрмичә генә өзеп алырга кирәк. Агачны һич тә селкетергә ярамый: бәрелгән җимеш берничә көннән үк чери башларга мөмкин. Бәрелгән җимешләрне тиз арада эшкәртергә кирәк.
Саклауга салу: җимешләрнең бернинди кимчелекләре булмаганын сайлап алырга кирәк. Аларны 2-3 катлы агач, яисә, плас­тик әрҗәләргә салырга, чиста кәгазь, салам, яисә, коры пычкы чүбе белән капларга мөмкин. Саклау өчен идеаль шартлар — 0 °C тан +4 ° C ка кадәр температуралы баз һәм 85-90% чамасы дымлылык. 
Мөһим нюанс: алманы бәрәңге һәм кәбестәдән читтә тотырга кирәк. Җиләк-җимеш бүлеп чыгарган этилен нәтиҗәсендә яшелчәләр шытарга мөмкиннәр, ә алмаларга исә җир тәме сеңәргә  мөмкин. 
Слива: саклау өчен бик нәзакәтле җимеш (саклау өчен «Венгерка» сорты бик яхшы). Озак вакыт саклау өчен тыгыз, өлгермәгән җимешләр генә ярак­лы. 
Җыю: сливаны юка перчаткалар белән җыярга киңәш ителә.  Һичшиксез, җимештә тонык балавыз япмасын саклап калырга кирәк. Саклау: 0 °C чамасы температурадагы суыткычта яки базда сакларга мөмкин. Соң өлгерә торган сортлар 3-4 атна саклана ала. Төп кагыйдә – тирән булмаган әрҗәләргә бер катлам итеп кенә салырга кирәк, югыйсә аскы җимешләр сытылачак.
Эшкәртү: сливадан бик шәп кайнатма яки куе джем һәм пикантлы  соус  ясарга мөмкин. Туңдыру өчен сөякләрен алу кирәк. 
Миләш – витамин “бомбасы”: кызыл һәм кара миләш нәкъ менә салкыннан соң витаминнарның чын хәзинәсенә әверелә. 
Җыю: кызыл миләшне гадәттәгечә беренче җиңел кыраудан соң җыялар — салкын әче сорбин кислотасын җимерә, җиләкне татлы итә. 
Кара миләшне нык салкыннар башланганчы сентябрь-октябрь айларында җыеп өлгерергә кирәк. Саклау: кызыл миләшне бәйләм итеп бәйләгез дә салкынча сарайга яки пыялалы урынга асып куегыз — ул шулай кыш уртасына кадәр сакланачак.
Эшкәртү: әгәр кызыл миләш иртә җыелса, әчкелтем тәмен кырау алачак. Җиләкләрне духовкада кышкы чәйләр өчен 50-60 °C та киптерергә мөмкин. Ә кара миләштән искиткеч тәмле кайнатма пешерәләр, бигрәк тә алма яки лимон белән бергә. 
Облепиха – бакча «алтын»ы: бу җиләк үзенең әче һәм майлы структурасы белән дан тота, ләкин җыюны үткен чәнечкеләре бик нык катлауландыра.
Җыю: бер тамчы суын да югалт­мас өчен, махсус җайланмалар яки секатор кулланыгыз. Тәҗрибәле бакчачылар еш кына җиләкләр тутырылган ботакларны кисеп, аларны бер сәгать  суыткыч камерада тоталар. Туңган җимешләр җиңелчә шакылдатуга коела башлыйлар
Саклау: облепиха суны тәүлек эчендә җибәрә, шуңа күрә кичекмәстән аны эшкәртергә кирәк.
Эшкәртү: җимешләрнең файдасын саклауның иң ышанычлы ысулы – туңдыру. Һәм әлбәттә, кайнатма ясау (шикәр белән 1:1,5 пропорциясендә туралган җиләкләр), ул кыш буе суыткычта тора һәм иммунитетка ярдәм итә.
 Уңышны урнаштыру алдыннан киңәшләр: 
1. Базны чистартыгыз һәм стеналарны известь эремәсе белән дезинфекцияләгез, яхшылап җилләтегез.
 2. Чиста, коры савыт әзерләгез. 
3. Җыелган бөтен уңышны ике өлешкә бүлегез: идеаль җимешләрне — озак саклауга, аз гына кимчелекләре булган җимешләрне — кичекмәстән эшкәртүгә. 
 


Нет комментариев