Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Финик җимешенең файдасы

Гарәп илләрендә аны «тормыш икмәге» дип атыйлар.

Ул киптерелгән яки киптерелмәгән килеш тә кеше организмы өчен бик файдалы һәм безнең сәламәтлегебезгә уңай йогынты ясый.

"Финик агачы" сүзтезмәсе Коръәндә башка җимешле агачларга караганда ешрак кулланыла-20 тапкырдан артыграк. Бу җимеш җәннәттә тәкъдим ителәчәк бер нигъмәт итеп сүрәтләнә. Галимнәрнең соңгы тикшеренүләре нәтиҗәсе:

1. Олы кешегә организмында тиешле күләмдә витаминнар һәм микроэлементлар саклансын өчен көн саен 1 финик һәм 1 стакан сөт куллану кирәк. Билгеле инде, башка ризыктан да баш тартырга кирәкми.

2. Табиблар бала табар алдыннан авырлы хатыннарга составында фруктоза булган ризыклар кулланырга куша. Бу әни кеше организмында энергия, көч, сөт бизләрен эшли башлавы өчен файдалы. Ә финик-фруктоза чыганагы. Җимешнең тагын бер үзенчәлеге-ул аналык стенасын ныгытуга булыша.

3. Имезү чорында ашалган финиклар әни кешенең сөтен файдалы матдәләр, белән баета. Балаларның инфекцияләргә каршы тору көчен арттыра, сәламәтлеген ныгыта.

4.Финик йокысызлыктан, кәефсезлектән саклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев