Иске сөлгедән палас
Иске сөлгеләрне ташларга ашыкмагыз, алардан юыну бүлмәсенә, мунчадан чыккач басып тору өчен, палас үрергә була.
Тигез зурлыктагы төрле төстәге 3 йомшак сөлге кирәк. Алардан буйга 6-8 см киңлектәге тасмалар кисәргә. Һәр сөлгенең тасмаларын үзара тоташтырып, сул ягы күренмәслек итеп буйга бөкләп, пөхтә итеп тегәргә.
Тигез озынлыкта өч тасма килеп чыгарга тиеш. Аларны чәч үргән кебек үрергә һәм түгәрәкләп чорнап, беркетеп тегәргә кирәк.
Паласны юыну бүлмәсенә, мунчадан чыккач басып тору өчен куярга мөмкин, алар бик йомшак, юеш аякларны сөртергә уңайлы.
Чыганак:http://baltaci.ru/news/faydaly-kish/iske-solgedan-palas
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев