Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Кыярны тукландырабыз

Җәй аена да кердек. Күпләрнең парникларында кыяр, помидорлар матур гына үсеп тә киткәндер.

Әмма мул уңыш алыр өчен, аларны тукландыру да кирәк. Әйдәгез, кайбер бакчачыларның да киңәшләренә күз салыйк. Алар нинди ысуллар кулланалар икән.

Кыярга аш содасы

Кыярны аш содасы белән дә тукландырырга мөмкин.

Берничә ел элек беренче тапкыр кыярларны аш содасы белән тукландырып карадым. Дөресен генә әйткәндә, бу ысулның нәтиҗәлелегенә бик нык шикләндем. Тик сода кыяр өчен, чыннан да, файдалы булып чыкты, аларның үсеше яхшырды, уңдырышлыгы артты, – дип яза бер ханым.

Кайчан тукландырырга

 Кыярларның мул һәм озак үсүенә ирешү өчен, гадәттә, сезон эчендә өч тукландыру җитә.

Беренче процедура яшь үсемлекләрне ачык һавага утыртканнан соң, берничә атнадан башкарыла. Тукландыру үсентеләр үсешен яхшырта.

Икенче процедураны беренчесеннән соң якынча берничә атнадан башкарырга киңәш ителә. Бу вакытта тукландыру чәчәкләр санын арттыра, буш чәчәкләр санын киметә.

Соңгы, өченче процедура – сода белән тукландыруны аларның уңыш бирә башлаган вакытта үткәрергә кирәк. Процедура үсемлекләрнең торышын яхшырт а , яфракларның саргаюын булдырмый кала. Кыярларда яңа үсентеләр барлыкка китерә.

Эретмә әзерләү

Кыяр өчен аш содасыннан эретмә әзерләү бик гади.

Җылынган 10 литр суга 4 аш кашыгы сода саласы. Яхшылап болгатырга да үсемлекләрне тукландырырга кирәк. Сода эремәсенең бу ысулы беренче ике тукландыру өчен әйбәт.

Өченче тапкырын тукландырган вакытта 10 литр җылы суга 3 аш кашыгы аш содасы һәм 3-4 тамчы йод эремәсе салына. Эретмәне яхшы итеп болгатырга һәм кыярларга сибәргә.

Кыярны аш содасы белән иртә таңнан яки кичтән тукландыру зарур. Әлеге процедураны су сибү белән яраклаштырырга кирәк.

Аш содасын бакчада куллану ысуллары

Беренче ысул

П о м и д о р л а р д а г ы фитофторага каршы көрәшүнең яхшы ысулы. Моның өчен бер чиләк суга өч аш кашыгы аш содасын салабыз да, яхшылап болгатабыз. Пом и до р л а р н ы җ и р г ә утыртканнан соң, ун көн узу кирәк. Аннары аларга шушы эремәне сибәргә.

Икенче ысул

Куаклардагы “мучнистая роса” белән көрәшү ысулы. Крыжовник һәм карлыган куакларын аш содасы белән эшкәртү варианты. Иң мөһиме – сода эретмәсе белән артык мавыгып китәргә ярамый. Бер чиләк суга дүрт аш кашыгы аш содасы салырга. Нәтиҗәлелеген көчәйтү өчен уылган, эретелгән хуҗалык сабыны кушарга кирәк. Сабын эремәсе 3 аш кашыгыннан да артык салынмый.

Өченче ысул

Ни гаҗәп, аш содасы эретмәсе белән кырмыскаларга каршы да көрәшергә мөмкин. Яхшы, концентрацияләнгән эретмәне кырмыскалар өеменә сибәбез.

Помидор үсентеләрен тукландыруның иң җиңел ысулы

3 литр суга 2,6-2,7 литр су, 100 грамм суда эретелгән чүпрә һәм 0,5 стакан шикәр комы салырга. Банканы марля белән каплап, җылы урынга куярга. Вакытвакыт болгатып алырга кирәк. Эретмә әчеп беткәч, Бер стакан чүпрә эретмәсен 10 литр суга салырга да, һәр үсенте астына 1әр литр сибеп чыгарга кирәк.

Җәй эчендә шундый өч тукландыру үткәрү файдалы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев