Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Сентябрьдә карлыганга нәрсә сибәргә?

Карлыган куагы киләсе елга да мул уңыш бирсен өчен, сентябрьдә берничә төрле ашлама кертергә була. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Сөяк оны аеруча күп кулланыла. Ул – бик файдалы һәм абсолют куркынычсыз. Сөяк онында файдалы матдәләр күп була, шуңа күрә карлыган куагы киләсе сезонга әзер була.

Бер куакка ун аш кашыгы сөяк оны сибәләр. Куак бик талчыккан булса, 15 кашык сибәргә була.

Фосфор һәм калий көзен карлыганга аеруча кирәк. Ярты стакан суперфосфатка стаканның өчтән икесе кадәр калий сульфаты кушып сибегез. Бу катнашма бер куакка исәпләнгән.

Тиресне сентябрьдә кертмичә, ноябрьне көтеп тору хәерле. Ул бик яхшылап черегән булырга тиеш. Һәр куак төбенә биш кило чамасы тирес салалар, диелә хәбәрдә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев