Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Суга төшкән смартфонны ничек «коткарырга»?

Суга төшкән смартфонны ничек «коткарырга»?

Amarkets аналитика департаменты җитәкчесе Артем Деев суга төшкән смартфонны «коткару» өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеген сөйләде. Шулай ук эксперт суга төшкән гаджетның кабат эшләп китүенә комачау итә торган хаталарны да аңлатты, дип яза РЕН ТВ сайты.

Белгеч сүзләренчә, барлык гаджетларның да дымнан саклану дәрәҗәсе югары түгел, хәтта суда аз гына торса да алар сафтан чыгарга мөмкин. Шулай да телефонны «коткарырга» тырышып карарга була. Моның өчен беренче эш итеп телефонны сүндерергә һәм чехолын салдырырга кирәк.

«Смартфонны кушарга ярамый, юкса кыска ялганыш булырга мөмкин. Әгәр ул кушылган булган икән, аны сүндерергә, батареясын алып киптерергә, шулай ук сим-картаны да алып куярга кирәк», — диде Андрей Деев.

Белгеч сим-картаны, батареяны һәм телефонны коры урынга куярга һәм кимендә бер тәүлек киптерергә киңәш итә.

Шул ук вакытта белгеч, суга баткан гаджетны «коткару» өчен дөге куллануны зарарлы дип атады. Белгеч сүзләренчә, телефонны һич кенә дә тозга салып куярга ярамый, чөнки смартфондагы элементлар оксидлашырга мөмкин.

Әгәр инде киптергәннән соң да смартфонда «җан әсәре» юк һәм экранының сизгерлеге кимегән икән сервис үзәгенә белгечләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк, диде Деев. 

Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/04-08-2021/suga-t-shk-n-smartfonny-nichek-kotkaryrga-5832481

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев