Үсентеләрне ашлау турында
Үзегезгә саклап куегыз!
Үсентеләрне күчереп утыртканчы ашларга кирәкми, чөнки туфракның ашы әлегә аларга җитә.
Күчереп утырткач,10-12 көннән ашлама сибәргә кирэк була .
Ашламаларны иртәнге якта, дымлы җиргә сибү дөресрәк була. 2 атна саен кабатларга кирәк.
Мин Здравень, Биогумус (сыегы) кебек әзер ашламалар, йод, перекись водорода кулланам.
Йодны 3 л суга 1-2 тамчы кушып сибәсе.
Перекись водороданы 1 л суга 2 аш кашыгы салып сибәсе. Перикисьне үсенте үсә алмый тилмереп, туфрагы катып утырганда, кечерәк вакытта сибәргә кирәк. Хәлләнеп китсеннәр дип.
Рәмзия Ахмадуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев