Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алар һәрвакыт хөрмәткә лаек

9 май - Җиңү көне уңаеннан Олы Мәңгәр авылында да бик зур бәйрәм чаралары булып узды. Авыл уртасында урнашкан мәһабәт һәй­кәл янына тыл ветеран­нары, сугыш чоры балалары чакырылган иде. «Мәңгәр» күмәк ху­җалыгы рәисе Айдар Шә­рипов, авыл җирлеге рәисе Вазыйх Хисмәтуллин, ветераннар советы рәи­се Хәлимә Зәкирова, авы­лыбыз аксакаллары Илсур Шакиров, Наил...

9 май - Җиңү көне уңаеннан Олы Мәңгәр авылында да бик зур бәйрәм чаралары булып узды.

Авыл уртасында урнашкан мәһабәт һәй­кәл янына тыл ветеран­нары, сугыш чоры балалары чакырылган иде. «Мәңгәр» күмәк ху­җалыгы рәисе Айдар Шә­рипов, авыл җирлеге рәисе Вазыйх Хисмәтуллин, ветераннар советы рәи­се Хәлимә Зәкирова, авы­лыбыз аксакаллары Илсур Шакиров, Наил Гарифҗанов та биредә иде. Бәйрәм чарасы мәдәният йорты хезмәткәрләре Гөлсинә Шакирова һәм халык театры режиссеры Рафис Сәләхетдинов тарафыннан әзерләнгән театраль тамаша белән башланып китте. Авыл имамы Илдар Хисмәтуллин үлгәннәр рухына догалар кылганнан соң, бәйрәм дәвам итте. Сугыш чоры балалары, тыл ветераннарын мәктәп укучылары һәм балалар бакчасына йөрүче сабыйлар да котлады. Еллар имин булсын, бүтән беркемгә дә сугыш хәс­рәтен күрергә язмасын - һәркемнең теләге бер иде. Күңелләрне биләгән моңсу хисләрне аңлагандай, яңгыр тамчыларына кушылып табигать тә елады бу көнне. Салкын җил үзәкләрне өтте. Тик шуңа да карамастан, бәйрәм тантанасына килгән ветераннар арасында яшьләре туксаннан узган әбиләребезнең дә булуы, бигрәк тә аларны сау-сәламәт икәнлекләрен күреп күңел куанды. Күмәк хуҗалык һәм авыл җирлеге тарафыннан тыл ветераннарына күчтәнәч пакетлар, елдагыча сиксән яшен тутырган авылдашларга юрганнар тапшырылды. Елдан ел кимеп барган, бәйрәм көнендә генә түгел, һәрвакыт безнең тарафтан кадер-хөрмәткә лаек тыл ветераннары да, юбилярлар да бүләкләрне ихластан куанып кабул иттеләр. Сугыш ятимнәренең читтә калып килүе генә күңелгә тынгылык бирми. Безгә үпкәләмәсен иде алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев