Алмагачлар ап-ак чәчәк ата
Җәмгыять

Алмагачлар ап-ак чәчәк ата

Алмагачлар чәчәк аткан чакны Яратмаган кеше юктыр ла. Алмагачлар чәчәк койган мәлдә Дөнья матурлана, яктыра. Алмагачлар - ак күлмәкле кәләш, Хуш ис челтәр шәлен ябынган. Сөенечен җилгә учлап сибә - Алар да бит язны сагынган. Алмагачлар ап-ак чәчәк ата. Язның иң гүзәл бу мизгеле... Язлар, җәйләр, көзләр - бу өч...

Алмагачлар чәчәк аткан чакны
Яратмаган кеше юктыр ла.
Алмагачлар чәчәк койган мәлдә
Дөнья матурлана, яктыра.

Алмагачлар - ак күлмәкле кәләш,
Хуш ис челтәр шәлен ябынган.
Сөенечен җилгә учлап сибә -
Алар да бит язны сагынган.

Алмагачлар ап-ак чәчәк ата.
Язның иң гүзәл бу мизгеле...
Язлар, җәйләр, көзләр - бу өч фасыл
Гомерләрнең үзе шикелле...

Алмагачлар чәчәк аткан чакны
Яратмаган кеше юктыр ла.
Алмагачлар чәчәк койган мәлдә
Җаннар матурлана, яктыра.

Редакциядән: Быел алмагачлар чәчәк атармы икән ул? "Вконтакте"дагы дустыбыз Физәлиянең шигъри юлларына шулкадәр дә иярәсе килә үзе...


Нет комментариев