Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Арчада “Чулпан” юк...”

Күрше районнарга барабыз, аларныкын өйрәнәбез, үзебезнекен сөйлибез, тәҗрибә уртаклашабыз. Арчада булырга туры килде. Үсештә район, шәһәр статусы бар, мөмкинлекләре дә санап бетергесез... - шулай сөйләшәбез. Арчада вакытта элек редакция­дә эшләгән Римма ханым белән аралашып алдык. Ике район хәлен сөйләшәбез, ул Әтнәне сорый, мин - Арчаны. "Әтнәдә сез кызыгырлык әлләни юк...

Күрше районнарга барабыз, аларныкын өйрәнәбез, үзебезнекен сөйлибез, тәҗрибә уртаклашабыз. Арчада булырга туры килде. Үсештә район, шәһәр статусы бар, мөмкинлекләре дә санап бетергесез... - шулай сөйләшәбез. Арчада вакытта элек редакция­дә эшләгән Римма ханым белән аралашып алдык. Ике район хәлен сөйләшәбез, ул Әтнәне сорый, мин - Арчаны. "Әтнәдә сез кызыгырлык әлләни юк инде, горурлыгыбыз - авыл хуҗалыгы", - дим. Ә ул миңем әйтеп бетергәнне дә көтмичә, "Сиңа шулай күренәдер, ә миңа башкача. Арчада бар да бар, тик Арчада "Чулпан" юк, гомерем буе менә шул Каенсар урманына, аның лагерена кызыгып яшим..." - диде. Истә калды. Без игътибар да бирмәгән "Чулпан", бармы бар, торамы тора; лагерь эшлиме юкмы, эшләсә әйбәт, эшләмәсә дә сүз юк. Ә күршеләр бәяли!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев