Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ашытта инде бик чиртми...

Ашыттагы күпер төбендә балык тотучы белән таныштык. Рүзәл абый тумышы белән Әтнәдән булса да, Казанда тора. Әнисе янына кунакка кайткан. Шунда ул балык бик булмауга да зарланып алды.

Кыш көне күп иде монда балык. Үзебезнекеләр генә түгел, күрше Мари иленнән дә килеп тоттылар. Сайт белән һәрдаим танышып баручы хәтерли торгандыр, балыкларын да фотога төшереп сезнең хозурга тәкъдим иттек.

Менә шул кыш буе тота торгач, бетеп киткәнме, Рүзәл абый кыска гына итеп: "Йоклый бугай алар", - дип куйды. Ә бит ул һәвәскәр балыкчы, белми сөйләмәс. "Казан елгасында балык шәп эләгә. Зурлар да", - дип, балык тотканда булган кызыклы мизгелне искә алып үтте. "Тартып чыгардым дигәндә кармактан ычкынды. Тик беркая да йөзеп китмәде, сай җирдә тик ята. Өстенә сикердем", - дип көлә.

Ә бүгенге сәяхәте уңышлы чыкмаган. Югыйсә, биредә бер сәгатькә якын утырган...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев