Ашыт ташымас
Ял көнне яуган яңгырдан соң, Ашыт елгасы шактый җәелгән иде.
- Бу төнне йокламадык диярлек, су ташу мөмкин булган һәр объектны тикшереп, су артуны күзәтеп йөрдек, - ди янгыннан саклану гарнизонының җитәкче урынбасары Илнур Гиндуллин.
Олы Әтнәнең "Чәбе" ягында урнашкан басма өстеннән су ага башлаган, иртә беләнгә хәл нормальләшкән. Райондагы 9 сусаклагычны да тикшереп чыкканнар. Җаваплылар суны җибәреп, киметкәннәр. "Кыскасы, куркырлык берни дә юк", - дип ышандырдылар.
Бүгенге көнгә язгы ташкын күләме азайды. Шул исәптән Ашыт елгасында да сизелерлек кимеде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев