Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Асылташ” сезонны ачты

Олы Мәңгәр авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Асылташ" өлкән яшьтәгеләрнең әдәби-иҗтимагый берләшмәсе үзенең эшен башлап җибәрде. Берничә елдан бирле матур гына эшләп килгән әлеге берләшмә эшчәнлеге күп авыл җирлекләре өчен үрнәк булып тора. Авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Хәлимә Закирова җитәкчелегендә өлкәннәр биредә дин белән бәйле белемнәрен барлыйлар, көн...

Олы Мәңгәр авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Асылташ" өлкән яшьтәгеләрнең әдәби-иҗтимагый берләшмәсе үзенең эшен башлап җибәрде.

Берничә елдан бирле матур гына эшләп килгән әлеге берләшмә эшчәнлеге күп авыл җирлекләре өчен үрнәк булып тора. Авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Хәлимә Закирова җитәкчелегендә өлкәннәр биредә дин белән бәйле белемнәрен барлыйлар, көн кадагында булган мәсьәләләргә карата үз фикерләрен белдереп, яңалыклар белән уртаклашалар. Авыл китапханәсе мөдире Гөлшат Гарифҗанова да бу очрашуларны кызыклы итеп үткәрү өчен үзеннән зур өлеш кертә. Чираттагы шундый очрашуны мәсәлән, Фатих Хөснинең "Кабак" әсәрен сәхнәләштереп, шушы яшелчәгә багышлап үткәрделәр. Олы Мәңгәр халык театры артистлары Хәтирә Рәхимова, Гөлсинә Сабирова, Алсу Мәрданова һәм Алфир Шакировның чыгышын бик яратып кабул итте өлкәннәр. Мәдәният хезмәткәрләре Гөлсинә Шакирова, Рафис Сәләхетдиновның музыкаль сәламнәрен дә бик ошаттылар. Очрашуга үзләре дә буш кул белән килмәгәннәр. Көзге уңышлардан әзерләнгән ризыклар табын түрендә урын алды. Телләрне йотарлык кабак бәлеше, кабак, балан кайнатмалары, кишер пирогы, гөбәдия һәм башка бик күп төрле тәм-томнар әзерләп килгән уңган өлкәннәребез. Гадәттәгечә, авылыбыз абыстае Диләрә Әхмәрованың дога укып башланган очрашуда изге айларның берсе булган Мәүлет ае турында вәгазьләр дә укылды, тарихчы авылдашыбыз Люция Әхмәтҗанованың пәйгамбәрләр тарихына багышланган кызыклы чыгышы да тыңланды. Рәхәтләнеп ял итеп, сөйләшеп, аралашып өйләргә таралды өлкәннәр. Киләсе очрашуга кадәр күпме уңай энергия, яшәү дәрте алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев