Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ӘТНӘ САБАНТУЕ – 11 ИЮНЬДӘ...

...Ә авылларда мәйданнар 10 июньдә гөрләячәк.

Соңгы елларда Сабантуй бәйрәмнәренең беренче көне район үзәгендә уза иде. Ә быел ул авылларда үтәчәк. Сабантуй бәйрәмнәрен оештыру комиссиясе рәисе, район авыл хуҗалыгы җитәкчесе Хәмит Фазылҗан улы Галимҗанов белән быелгы бәйрәмнең үзенчәлекләре турында сөйләштек.

- Хәмит Фазылҗанович, Сабантуй кебек борынгы, милли, барлык гореф-йолаларны гасырлар буе саклап, буыннан-буынга алып килгән бәйрәм хакында "Быел нинди яңалыклар була дип" сорау бик үк урынлы да түгелдер - аның бит бөтен яме ата-бабалардан килгән асылын саклап калуда. Ә шулай да...

- Дөрес әйтәсез. Сабантуйның асылы менә шуларда. Ә районыбыз Сабантуе быел да Әтнәбезнең иң матур, гүзәл табигать почмагы булган - Каенсар урманы аланлыгында узачак. Һәр елдагыча бәйрәмне ачып җибәрү кебек матур чыгышлардан соң, мәйданга традицияне дәвам итеп, җигелгән атлар керәчәк. Быел да Сабантуй бәйрәменә якташларыбыз, кунаклар кайту көтелә. Бәйрәм ике мәйданда оештырылачак. Биредә һәркемгә үзенең җитезлеген, кыюлыгын, уңганлыгын, көчен сынап карау өчен мөмкинлек булачак.

Аннары быел Сабантуйның беренче көне - авылларда, икенче көне районда үтә. Шуңа күрә дә авыл батырларына, көчлеләргә иртәгесе көнне үзләрен район мәйданында сынап карау мөмкинлеге туачак.

- Традицион сорау - ат чабышларында һәм көрәштә нинди тәртип була?

- Көрәштә дә, ат чабышында да бернинди дә чикләүләр булмаячак. Һәр икесендә дә читтән килгән кешеләргә керү рөхсәт ителә. Бары спорт, ярыш принцибы - кем көчлерәк, кем җитезрәк, шул җиңә. Моннан тыш, кибетләр турында да әйтеп узасы килә. Тәм-том, шашлык... читтән сатарга килүчеләргә дә, эшмәкәрләргә дә сату итү өчен урыннар биреләчәк.

Кыскасы, Сабантуйларга рәхим итегез. Һәркемне мәйданнарда көтеп калабыз.

- Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев