Айбулат дөньясы - 8 яшьлек фотохәбәрче фотолары
Бүген сезгә 8 яшьлек Айбулат Филатовның фотоларын тәкъдим итәбез.
Гаҗәп дөнья, серле дөнья... Бала гына димәссең. Каләмдәшебез Фәридә Филатованың улы Айбулат. Әнисе янына килгән җирдән тик утырмасын дип, фотоаппарат тоттырып чыгарып җибәргән идек.
Уенннан башланган зур эш булды бу. Ачыш дисәк тә була. Айбулатның үз ракурсы, ул дөньяны бала күзлегеннән үзенчә күрә. Тик бу ракурсны баланыкы дип кенә әйтә дә торган түгел. Кайтаваз бу! Күкләр сере...
Тик торганда психологлар балаларга рәсем ясатмыйлардыр. Һәр рәсем - баланың уе, хисе, олыларга җиткерергә теләгән фикере, әйтелмәгән сүзе!
Айбулат төшергән фотосурәтләр яңа бәйгегә башлангыч та бирде. Анысын соңрак тәкъдим итәбез. Әлегә Олы Мәңгәр мәктәбенең 2 сыйныфын тәмамлаган укучы - Айбулат фотоларына сокланыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев