Айзилә уңышлы чыгыш ясады
Комыргуҗа мәктәбе төрле конференцияләрдә әледән-әле катнашып тора. Уңышлары да күп.
Яңа гына 10 сыйныф укучысы Айзилә Минлахметова Галимҗан Ибраһимов исемендәге конференциядә уңышлы чыгыш ясап кайтты. Укытучысы - Гөлшат Фәхреева. Моннан тыш тагын 3 эшләре "очный" турга узган.
24 март көнне укытучы Рафил Миңнебаев укучысы белән Кукмарада узачак - экология, 7 апрель көнне кабат ул һәм укытучы Ания Шәрәфетдинова укучы балалар белән Каюм Насыйри исемендәге конференциядә катнашачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев