Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балык продуктларының сәламәтлек өчен көтелмәгән файдасы ачыкланган

Тикшеренүләрдә 9-11 яшьлек 541 бала катнашкан. (Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Балык продуктларын атнага бер тапкыр гына булса да куллану йокыга һәм интеллектуаль мөмкинлекләргә йогынты ясый, дип белдерделәр Америка галимнәре. Бу хакта Scientific Reports журналына сылтама белән Lenta.ru яза. Тикшеренүләрдә 9-11 яшьлек 541 бала катнашкан. Балалар анкеталарда узган айда ничә тапкыр...

Тикшеренүләрдә 9-11 яшьлек 541 бала катнашкан.

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Балык продуктларын атнага бер тапкыр гына булса да куллану йокыга һәм интеллектуаль мөмкинлекләргә йогынты ясый, дип белдерделәр Америка галимнәре. Бу хакта Scientific Reports журналына сылтама белән Lenta.ru яза.

Тикшеренүләрдә 9-11 яшьлек 541 бала катнашкан. Балалар анкеталарда узган айда ничә тапкыр балык продуктлары ашаулары турында язган.

Аннары алар вербаль һәм вербаль булмаган сәләтне бәяләү өчен IQ тестын («балалар өчен Векслер интеллект шкаласы») узган. Йокы сыйфаты ата-аналар җавабына нигезләнеп бәяләнгән.

Атна саен балык ашаган балалар калганнарга караганда, 4,8 баллга күбрәк җыйганнар. Аларның йокылары бозылу очраклары да аз.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/24/154905/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев