Башны эшләтә торган уен
Яңа Шашы мәктәбендә шахмат түгәрәге күптәннән эшләп килә. Быел түгәрәкне Сәләхов Илнур Мансур улы җитәкли. Илнур Мансур улы 1968 елда Әтнә районы Кышлау авылында туган. 1991 елда Казан дәүләт педагогия институтының "Физика, математика факультеты"н тәмамлаган яшь белгечне Яңа Шашы урта мәктәбенә физика укытучысы итеп билгелиләр. Шуннан башлап, менә инде 26...
Яңа Шашы мәктәбендә шахмат түгәрәге күптәннән эшләп килә.
Быел түгәрәкне Сәләхов Илнур Мансур улы җитәкли. Илнур Мансур улы 1968 елда Әтнә районы Кышлау авылында туган. 1991 елда Казан дәүләт педагогия институтының "Физика, математика факультеты"н тәмамлаган яшь белгечне Яңа Шашы урта мәктәбенә физика укытучысы итеп билгелиләр. Шуннан башлап, менә инде 26 ел ул биредә хезмәт юлын үтә. Хәзер Илнур Мансур улы мәктәптә 5-9 сыйныфларда физика, музыка, сынлы сәнгать дәресләре укыта.
Илнур Мансур улы җитәкләгән "Белая ладья" түгәрәгендә барысы 15 укучы шөгыльләнә. Укучыларның күбесе малайлар. Араларында кызлар да бар барын. Ләкин егетләр шахматны күбрәк үз итәләр икән. Хәтта тәнәфесләрдә дә шахмат уйнаучы егетләр очрый. Шахмат түгәрәге һәр атнаның чәршәмбе һәм җомга көннәрендә уздырыла. Биредә укучылар төрле катлаулылыктагы комбинацияләр өйрәнәләр, һәрбер йөрешне кат-кат уйлап башкаралар. Ярышларга әзерләнгәндә аерым турнирлар да уздырыла. Шахмат сөючеләр арасында математикадан гел "5ле"ләргә өлгерүчеләр күбрәк икән. Башны эшләтә торган уен булганга да яраталар ахры аны. Укытучыны да үз итәләр укучылар. Шулай булмыйча! Физика кебек иң мавыктыргыч фәнне укыта бит Илнур Мансур улы. Ә физика - егетләр иң яраткан фән бит инде ул.
Быелгы Спартакиада кысаларындагы шахмат турнирында Яңа Шашы мәктәбенең җыелма командасы 2нче урын алып кайтты. Шахмат түгәрәгенә йөрүче укучыларга киләчәктә дә үрләр яуларга язсын.
ФОТО "Шахматы в Атнинском районе" сайты архивыннан алынды, фотода - Әтнә җыелма командасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев