«Белем җәүһәрләре»н иярләүче
Укытучы! Кем генә бу исемне зур хөрмәт белән телгә алмый икән? Бүген галим дә, ташчы да, иген үстерүче дә аның олы исеме алдында баш ия, чөнки теләсә нинди һөнәргә юл башы укытучының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә салына. Киң күңеллелек, тырышлык, балаларга чиксез мәхәббәт, намуслылык… Укытучы булу җиңел түгел! Уйлавымча, чын мөгаллим...
Укытучы! Кем генә бу исемне зур хөрмәт белән телгә алмый икән?
Бүген галим дә, ташчы да, иген үстерүче дә аның олы исеме алдында баш ия, чөнки теләсә нинди һөнәргә юл башы укытучының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә салына. Киң күңеллелек, тырышлык, балаларга чиксез мәхәббәт, намуслылык… Укытучы булу җиңел түгел! Уйлавымча, чын мөгаллим булыр өчен гомер буе укырга, өйрәнергә, иң мөһиме балаларны яратырга һәм хөрмәт итә белергә кирәктер, мөгаен. Әнә шундый абруйлы укытучыларның берсе районыбызның Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә укыта. Ул - тирән белемле, күп санлы Мактау грамоталары белән бүләкләнгән мөхтәрәм информатика һәм математика укытучысы Илнур Хисмәтуллин.
Шул грамоталарга килгәндә, аеруча да «Белем җәүһәрләре» Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесендә яуланганнарына тукталасым килә. Бу бәйге турында бәлки бик күпләребез белми дә торгандыр. «Белем җәүһәрләре» Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенең «туган көне» булып 2010 елның 5 феврале санала. Бәйге татар телендә ясалган, фән, мәгариф һәм мәдәният өлкәләре белән бәйле интернет-ресурсларны барлау максатыннан Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары һәм Татнетны үстерү фонды тарафыннан «Белем.ру» порталы кысаларында оештырыла.
Илнур да үзенең сайты белән катнаша бу бәйгедә. Һәм Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбенең сайты 2011 елда «Урта белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы» номинациясендә лауреат булды, диплом белән бүләкләнде, 2012 елда III дәрәҗә грамотага ия булды, 2014 елда I дәрәҗә диплом белән билгеләп үтелде.
I дәрәҗә диплом белән бүләкләнгәннән соң сайт башка елларны бәйгегә катнаштырылмый. Ләкин Илнур Рәхимҗан улы бәйгегә жюри әгъзасы буларак сайлана. Нәтиҗәдә, 2016 елда VII Дөньякүләм «Белем җәүһәрләре» бәйгесенең жюри эшендә актив катнашып, Татнетның сыйфатын яхшыртуга зур өлеш керткәне өчен Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укытучысы Хисмәтуллин Илнур Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
«Белем җәүһәре» исеменә лаек булып, өч елдан артык актив эшләп килгән интернет-проектлар Оештыру комитетының карары белән бәйгенең махсус призына - «Җәүһәрләрнең җәүһәре» исеменә (Гран-при) тәкъдим ителәләр, махсус диплом белән бүләкләнәләр. 2017 елның 20 октябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең сайты Гран-при иясе булды һәм «Урта белем - яшь җәүһәрләр» номинациясендә иң югары дәрәҗәле диплом белән бүләкләнде.
Шундый да тырыш, шундый да булдыклы, үз фәнен бик яхшы белүче, балалар белән уртак тел табып, мәктәптән кайтырга да онытып эшләүче Хисмәтуллин Илнур алдында без баш иябез. Сез - Укытучы исемен горур йөртүче Кеше. Илнурның бу җиңүләре соңгысы булмасын.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев