Ноябрь ахырына барлык нефть компанияләре дә диярлек Санкт-Петербург товар-чимал биржасында бензин сатуны арттырырга планлаштырган иде.
(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Бензин һәм дизель бәяләре ел ахырына кадәр артмаячак, дип яза «Известия».
Ноябрь ахырына барлык нефть компанияләре дә диярлек Санкт-Петербург товар-чимал биржасында бензин сату күләмен - 7, ә дизель хакын 20 процентка арттырырга планлаштырган иде.
Шул рәвешле, бу - Монополиягә каршы федераль хезмәтнең күрсәтмәсен үтәргә һәм көзен күтәрелә башлаган бәяләрне туктатырга мөмкинлек бирәчәк.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/28/153216/
Нет комментариев