Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Безгә аның авырлы икәне кулга алынгач кына билгеле булды"... Сабыен качып тапкан һәм аннан соң үтергән ана суд каршында җавап тота

Казанның Идел буе районы суды яңа туган баласын үтерүдә гаепләнгән Зебинисо Аскарова эшен карый башлады. Суд залына 29 яшьлек хатынның туганнары - әнисе, апасы һәм энесе килде. Карашларын аска юнәлтеп, дәшми генә урыннарын алдылар, тәрҗемәче белән генә пышылдап сөйләштеләр. Зебинисоның әнисе кызын соңгы тапкыр фаҗига булыр алдыннан берничә көн алдан...

Казанның Идел буе районы суды яңа туган баласын үтерүдә гаепләнгән Зебинисо Аскарова эшен карый башлады.

Суд залына 29 яшьлек хатынның туганнары - әнисе, апасы һәм энесе килде. Карашларын аска юнәлтеп, дәшми генә урыннарын алдылар, тәрҗемәче белән генә пышылдап сөйләштеләр.

Зебинисоның әнисе кызын соңгы тапкыр фаҗига булыр алдыннан берничә көн алдан күрүен, әмма кызының йөкле булуын белмәвен әйтте.

"Безгә аның авырлы икәне кулга алынгач кына билгеле булды. Зебинисоның йөкле икәнен белмәдек тә. Аның белән гел күрешеп тордык, әмма көмәне күренмәде. Ул бит ике бала анасы, яхшы әни. Шундый кайгы килде гаиләгә", - дип елый Зебинисоның исемен әйтергә теләмәгән әнисе.

Искәртеп үтик, тикшерү версиясе буенча, 2017 елның 26 нчы февралендә Казанда Габишев урамы буенча йорт фатирында Аскарова малай таба. Аннан соң аны йөзтүбән салып буа. Кичен ханым сабыйны сөлгегә һәм полиэтилен пакетка төреп, өеннән ерак түгел чүп савытына ташлый. Полициягә табылдык бала турында чүп ташларга килгән бер кеше хәбәр итә. Оператив-эзләү чаралары нәтиҗәсендә, Аскарованы 2 нче март көнне кулга алалар. Зебинисоның баланы алып чыгып ташлаган вакытын видеокүзәтү камерасы яздырган була.

"Бу хатын-кыз беркая эшләмәгән, үзенә туры килә торган эш эзләп йөргән дип сөйли. Шул ук вакытта күпсанлы административ хокук бозу фактлары да булган. Аның ике баласы бар: беренче сыйныфта укучы улы һәм 2016 елда туган кызы. Экспертиза нәтиҗәләре буенча, ул үз акылында җинаять кылган вакытта наркотик яки алкоголь исереклелеге халәтендә булмаган. Ул үзе дә йөкле икәнен аңламавын, кызы туганнан соң организмындагы үзгәрешләр дип кабул иткәнен әйтә", - дип сөйли Зебинисога билгеләнгән адвокат Людмила Кузьмичевская.

Дәүләт гаепләүчесе сүзләренә караганда, җинаять кылуга катнашын гаепләнүче өлешчә генә таныган - тикшерү вакытында Зебинисо баласы бик нык елаганга, өстенә әйбер каплавы турында гына әйтә. Экспертиза нәтиҗәләре күрсәткәнчә, сабый механик асфиксия нәтиҗәсендә үлгән.

Суд утырышы көне турында карарны хөкем ителүче билгеләнгән вакытта алмаган, моңа бәйле рәвештә, утырышны 6 нчы июньгә калдырганнар. Дәүләт гаепләүчесе шуңарчы Зебинисоны сак астында калдырырга тәкъдим иткән. Суд аны 2017 елның 28 нче октябренә кадәр сак астында калдырырга карар кабул иткән, дип хәбәр иткән Казан шәһәре Идел буе районы суды прокурорының өлкән ярдәмчесе Гүзәл Ишморатова. Җинаять кылган өчен, хөкем ителүчегә 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм булу, яисә 2 елдан алып 4 елга кадәр ирегеннән өлешчә мәхрүм итү яный, яисә ул мәҗбүри эшләргә тартылачак.

Чыганак: http://mediametrics.ru/rating/ru/843/hour.html?search=intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев