Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген «Йолдызлык» йолдызлары гала-концерты булды

Бүген КФУның «Уникс» мәдәни-спорт комлексында «Созвездие-Йолдызлык» республика яшьләр эстрада сәнгате телевизион фестиваленең зур концерты булып узды. XVI тапкыр уза торган проектта быелгы лауреатларны котладылар. Тантаналы чарада ЮНЕСКО эшләренең Россиядәге комиссиясе җаваплы сәркатибе Григорий Орджоникидзе, Кырымның Мәдәният министры урынбасары Исмет Заатов, «Йолдызлык» фестиваленең жюри рәисе, профессор Зилә Сөнгатуллина, Беренче каналның музыкаль...

Бүген КФУның «Уникс» мәдәни-спорт комлексында «Созвездие-Йолдызлык» республика яшьләр эстрада сәнгате телевизион фестиваленең зур концерты булып узды.

XVI тапкыр уза торган проектта быелгы лауреатларны котладылар. Тантаналы чарада ЮНЕСКО эшләренең Россиядәге комиссиясе җаваплы сәркатибе Григорий Орджоникидзе, Кырымның Мәдәният министры урынбасары Исмет Заатов, «Йолдызлык» фестиваленең жюри рәисе, профессор Зилә Сөнгатуллина, Беренче каналның музыкаль проектлар режиссеры Марина Полтева, ГИТИСның эстрада сәнгате кафедрасы мөдире Михаил Борисов һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашты.

Гала-концерт сәхнәсенә 1300 дән артык бала чыкты. Узган ел 1000 иде. Бу саннар проектның абруе елдан-ел артуын күрсәтә, ди чараны оештыручылар.

Чыгыш ясаучылар арасында ГИТИСка укырга керергә теләк белдерүчеләр дә юк түгел иде. Исегезгә төшереп узабыз: «Созвездие-Йолдызлык»та ел саен 70 мең талантлы балалар һәм яшьләр катнашырга теләк белдерә. Фестиваль М.Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, шулай ук Россия күләмендә дә төрле мәртәбәле премияләргә лаек булды.

Интертат. ру.

Әтнә йолдызлары турында соңрак язарбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев