Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чишмәләргә бай авылым

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе каршында ачылган "Йолдызчык" җәйге ял һәм хезмәт лагеренда истәлекле даталар билгеләп үтелә, игътибардан читтә калмый. 2017 ел - экология елы булганлыктан, шушы темага кагылышлы чаралар күп каралган. Лагерьның 5 июнь көне "Чишмәләр көне" буларак истә калды. Без, тәрбияче Венера апабыз белән, Түбән Көек авылындагы...

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе каршында ачылган "Йолдызчык" җәйге ял һәм хезмәт лагеренда истәлекле даталар билгеләп үтелә, игътибардан читтә калмый.

2017 ел - экология елы булганлыктан, шушы темага кагылышлы чаралар күп каралган. Лагерьның 5 июнь көне "Чишмәләр көне" буларак истә калды. Без, тәрбияче Венера апабыз белән, Түбән Көек авылындагы чишмәләрне барларга булдык. Иң элек чишмәләр, аларның әһәмияте турында сөйләштек, энциклопедияләрдән кирәкле мәгъ­лүматларны укыдык. Ан­нары авылыбыздагы чишмәләргә барып, аларның килеп чыгу тарихларын тыңладык. Үзебезгә бик күп файдалы һәм кызыклы мәгълүмат туп­ладык.
Хәзерге вакытта авылыбызда төзек хәлдә булган ике чишмә бар. "Черки" чишмәсе - авылның түбән очында инеш буенда урнашкан. Бу чишмәне Гобәйдулла исемле кеше казый. Әлеге урында сазлык була, ә анда чебен-черки күп оча. Шуның өчен дә чишмә бу исемне ала, шулай ук аны "Шәрәфи чишмәсе" дип тә атыйлар. Соңгы елларда әтием Дамир һәм Хәкимов Ленар абый төзекләндерү эшләре алып баралар, аны яңадан торгызалар.
"Ханнан чишмәсе" - югары очта урнашкан, аны авылыбызда яшәүче Нурсанә апайның бабасы казый һәм чишмә шуның исеме белән йөртелә. Сугыштан соң берничә ел су алганнар, ләкин ул аз сулы була. Бу чишмәдән дә бүгенге көндә су алалар.
Ә калган чишмәләр файдаланылмый, каралмый калган: "Базар юлы чишмәсе", "Габдрахман чишмәсе", "Шәфикъ чишмәсе", "Садыйк чишмәсе", "Тәреле чишмә". Бу чишмәләрнең тарихы белән дә таныштырды тәрбияче апабыз.
Авылыбызның су чыганаклары белән якыннанрак танышканнан соң, мәктәпкә кайтып, китапханәгә юл тоттык. Монда инде безне китап­ханәче Эльмира апабыз көтеп тора иде. Ул безгә күңелле уен оештырды. "Зирәкләр һәм тапкырлар" уенында көч сынаш­тык, белемнәребезне күр­сәттек. Эльмира апа экологиягә багышланган китап күргәзмәсе дә әзерләгән.
Бу көн «Чишмәләр көне», тулысы белән, әйләнә-тирә дөнья мохитне саклау көнен искә алып үткәрелде. Безгә лагерьда узган бүгенге көн бик тә ошады һәм файдалы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев