Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балалар дин дәресләре өйрәнә

Адәм баласы кайда гына яшәсә дә, үзенең туган төбәген гомере буе сагынып гомер итә. Ә туган авылыңны күбрәк белгән саен, аны яратуың арта төшә.

Туган авылыма кунакка килгәч, тау башында балкып, азан белән үзенә тартып торган дини йортыбыз - мәчеткә кереп чыгарга булдым. Аның ишекләре керергә теләгән һәркем өчен һәрвакыт ачык. Ташчишмә мәчете 1995 елдан бирле эшләп килә. Ачылган вакытта мулла булып Гыйният абый торды. Ул вафат булганнан соң, менә инде 14 ел бу хезмәтне Фәрит абый дәвам итә. Авылыбызның мулласыннан башка бернинди дини укулар да, мәет күмүләр дә узмый, Фәрит абый һәркемне ачык йөз белән каршы ала. Мәчеттә азан әйтелә, намаз укыйлар. Анда Фәрит абый белән бергә Габделнур, Рәшит, Камил абыйлар да бер дә калмыйча йөриләр.

Шул ук вакытта дин дәресләренә дә 5-6лап бала йөреп тора. Алар Коръән, намаз укырга өйрәнәләр. Рамазан айларында ифтар мәҗлесләре уздырыла. Мәчетнең матди яклап та эше гөрләп бара.

Алар авыруларга, Кенәр мәктәбендә тәрбияләнүче ятим-зәгыйфь балаларга да һәр ел саен, игелекле кешеләрдән җыеп алган ит-сөт, бәрәңге, кишер һәм башка төр ризыкларны илтеп кайталар. Аллаһы йорты тирә-юньгә ямь биреп, халыкны дингә өндәп, моңлы азан тавышлары белән үзенә тартып тора.

Исламга ихлас күңелдән хезмәт иткән авылдашларыма хәерле уңышлар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев