Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Дусым”да тәмамлыйлар

Республика авыл хуҗалыгы министрлыгының 26 сентябрьгә биргән мәгълүматларына караганда, Татарстанда зәбкә сөрү 49 процентка башкарылды. Безнең район бу исемлектә өченче урында, зәб сөрү тиешле мәйданнарга карата 68 процент тәшкил итә. "Тукай", "Шахтер", "Мәңгәр" һәм "Кишет" хуҗалык­ла­рында җирне тирән итеп эшкәртүгә игътибар зур. Җаваплылыгы чикләнгән "Дусым" җәм­гыятендә җирне ти­рәнтен эшкәртү белән...

Республика авыл хуҗалыгы министрлыгының 26 сентябрьгә биргән мәгълүматларына караганда, Татарстанда зәбкә сөрү 49 процентка башкарылды.

Безнең район бу исемлектә өченче урында, зәб сөрү тиешле мәйданнарга карата 68 процент тәшкил итә. "Тукай", "Шахтер", "Мәңгәр" һәм "Кишет" хуҗалык­ла­рында җирне тирән итеп эшкәртүгә игътибар зур. Җаваплылыгы чикләнгән "Дусым" җәм­гыятендә җирне ти­рәнтен эшкәртү белән су­калау бер чамада. Бу хакта җәмгыять директоры Ленар Сәмигуллиннан сораштык.
- Бездә зәб сукасы элек-электән игътибар үзә­гендә. Хуҗалыкта бу чорда махсус комиссия эшли. Комиссия һәр ба­суда булып, зәбнең тирәнлеген, сыйфатын һәм норма үтәлешен тик­шерә. Шул нигездә трак­торчыга балл куела. Ә анысы хезмәт хакында чагылыш таба. Моннан тыш икмәкләтә кызыксындыру да каралган, - дип таныштырды җитәкче. Сәвит за­манын­да, аның әтисе Әдһәм Зин­нәт улы җи­тәкләгән "Иген­че" колхо­зында да шулай иде бу.
"Дусым"ның басу-кыр­ларында бүгенге көндә 5 агрегат көч куя. Рамил Мортазин "Нью-Холланд" тракто­рында "Ком­би­-мастер" белән җирне ти­­рәнтен эшкәртә. Гыйният Хәтибуллин "МТЗ-1221"дә 4ле төрән белән сукалый. Боларның икесендә дә - "оборотный плуг". Тагын бер сукада "Джонгер" (Беларус) белән Ра­мил Нигъмәтҗанов эш­ли. Авылның Казак Үр­тәме ягындагы басу­ында 2 "К-700" сукалый. Алар янына барып килдек. Илдар Гыйниятов та, Илдус Гәрәев тә күп ел­лар эшлиләр, җир эшен яхшы беләләр. 8 тө­рәнле сукаларны бик җи­ңел өстерәүләренә игъ­тибар иттем.
- Җир яхшы сыйфатлы, - диләр тракторчылар.
Дөрестән дә, элекке ел­лар белән ча­гыш­тырган­да сизелерлек яхшырды Күлле Киме һәм Арының җирләре. Быел һәр гектардан 35,1 центнер уңыш җыеп алуларын әйтү дә җитә.
Җиргә килсәк, зәбкә сөрәсе барлык мәйдан­нар белән бригадир Фә­рит Сабиров таныштыр­ды.
- Әлегә сукалыйсы 1734 гектардан тыш, зәбкә сөрәсе кукуруз мәйданнары да бар. Тракторчылар бик тырыш, эшчән безнең. Үзләре аңлап, белеп башкаралар. Озакка сузмабыз, мөгаен, - ди ул.
Киткәндә хуҗалык җитәкчесенең дә:
- 1-2 көннән тәмамлыйбыз, - дигән сүзләре озатып калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев