Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эш бирүче таләпне үтәмәсә

Район прокуратурасы тарафыннан оешмаларда эш бирүчеләр тарафыннан хезмәт куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлеше тикшерелде. Россия Федерациясенең эш урынында хезмәт куркынычсызлыгы шартлары белән тәэмин итүгә кагылышлы 212 маддәсе нигезендә, эш бирүче хезмәт шартларын куркынычсызлык таләпләренә туры китереп, эш барышында зыян күрүчегә беренче ярдәм күрсәтү юлларын өйрәтергә, хезмәтне саклау буенча инструктаж һәм стажировка үткәрергә,...

Район прокуратурасы тарафыннан оешмаларда эш бирүчеләр тарафыннан хезмәт куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлеше тикшерелде.

Россия Федерациясенең эш урынында хезмәт куркынычсызлыгы шартлары белән тәэмин итүгә кагылышлы 212 маддәсе нигезендә, эш бирүче хезмәт шартларын куркынычсызлык таләпләренә туры китереп, эш барышында зыян күрүчегә беренче ярдәм күрсәтү юлларын өйрәтергә, хезмәтне саклау буенча инструктаж һәм стажировка үткәрергә, тиешле тәртиптә өйрәтелмәгән һәм инструктаж үтмәгән затларны эшкә кушмаска тиеш. Тикшерү барышында "Әтнәагрохим" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә хезмәтне саклау буенча эш күрсәтмәсе, хезмәтне сак­лау буенча инструкция өчен җаваплы зат булмавы, шулай ук медицина тикшерүе узу тәртибе турындагы приказ юклыгы, эшкә кереш инструктаж программасы булмавы, электр хуҗалыгы өчен җаваплы зат булмавы, кереш инструктаж журналы юклыгы һәм башка закон бозу очраклары ачыкланды. Шундый ук тикшерү барышында район башкарма комитетының "Балалар - яшүсмерләр спорт мәктәбе" өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесендә дә хезмәтне саклау буенча закон таләпләренең үтәлмәве ачыкланды. Биредә хезмәтне саклау буенча комиссия эшенең планы төзелмәгән, хезмәтне саклау таләпләре буенча белемне тикшерүгә кагылышлы утырыш протоколлары юк, хезмәткәрләрне укыту һәм белемнәрен тикшерү графиклары алып барылмый. Моннан тыш, эш урыннары үзгәргән вакытта оешма хезмәткәрләре хезмәтне саклау буенча инструктаж узмаганнар, эшне башкаруның куркынычсызлык кагыйдәләре һәм зыян күрүчегә беренче ярдәм күрсәтү юллары турында өйрәтелмәгәннәр. Тикшерү нәтиҗәләре нигезендә, "Әтнәагрохим" һәм "Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе" оешмаларының вазыйфаи затларына карата административ хокук бозу турында эш ачарга карар кабул ителде. Әлеге карарлар асылда тикшерү өчен Татарстан Республикасы буенча дәүләт хезмәт инспекциясенә җибәрелде.
Хезмәтне саклау буенча закон таләпләрен тиешенчә үтәү - һәр җитәкченең изге бурычы. Шунысы борчый, әледән әле тикшерүләр булып торуга карамастан, кайбер җитәкчеләр моңа тиешле игътибар бирми. Ә бит битарафлыкның ахыры аяныч бетәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев