Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фестивальдә катнаштык

Быел Күңгәр мәдәният йорты каршында драма түгәрәге дә оештырылды. Без, бер төркем башлангыч сыйныф укучылары, Раилә апа Галиева оештырган бу түгәрәккә бик теләп йөри башладык. Иң беренче эш итеп пьеса сайладык. "Өч кыз" әкиятен сәхнәләштереп карарга булдык. Раилә апа безгә сәхнәдә үзеңне ничек тотарга, ничек дөрес сөйләшергә кирәклеген төшендерә. Ул...

Быел Күңгәр мәдәният йорты каршында драма түгәрәге дә оештырылды.
Без, бер төркем башлангыч сыйныф укучылары, Раилә апа Галиева оештырган бу түгәрәккә бик теләп йөри башладык. Иң беренче эш итеп пьеса сайладык. "Өч кыз" әкиятен сәхнәләштереп карарга булдык. Раилә апа безгә сәхнәдә үзеңне ничек тотарга, ничек дөрес сөйләшергә кирәклеген төшендерә. Ул үзе бик оста уйный, безне дә рольгә керергә өйрәтә. Репетицияләрдән соң костюмнар, декорация турында фикерләшәбез. Беркөнне безнең репетициягә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлназ апа килеп килде, һәм ул безгә "Сәйяр" фестивалендә катнашырга тәкъдим ясады. Бу фестивальдә катнашу өчен татар телендә уйналган спектакльнең видеоязмасын Казанга җибәрергә кирәк икән. Баштарак бик курыксак та, Раилә апабызның тырышлыгы белән спектакльне матур итеп уйнарга өйрәндек, аны видеофильм итеп эшләп "Сәхнә" журналына җибәрдек. Озакламый сөенечле хәбәр килде, без беренче этап лауреатлары булганбыз һәм безнең коллективның фотолары "Салават күпере" һәм "Сәхнә" журналларында басылып чыгачак икән! Бу хәбәр безне бик канатландырды һәм без тагын да тырышыбрак әниләр көненә әзерләндек. Концерт вакытында "Өч кыз" әкиятеннән тыш тагын бик күп мәзәкләр дә сәхнәләштердек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев