Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры коллективы!

Сезне ихлас йөрәктән якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрикләргә рөхсәт итегез! Театрыбыз еллар бусагасын үз йөзе, үз кыйбласы белән атлый. Яшәешебезнең мәңгелек мөнбәренә әверелгән галиҗанәп сәхнәдән әйтер үз сүзебез, үз биеклегебез, үз ачыш-табышларыбыз бар. Тамашачыбызның ихлас мәхәббәте, алкышлары, сәхнә балкышы артында тулы бер коллективның фидакарь хезмәте, газаплы иҗат ләззәте ятуын...

Сезне ихлас йөрәктән якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрикләргә рөхсәт итегез! Театрыбыз еллар бусагасын үз йөзе, үз кыйбласы белән атлый. Яшәешебезнең мәңгелек мөнбәренә әверелгән галиҗанәп сәхнәдән әйтер үз сүзебез, үз биеклегебез, үз ачыш-табышларыбыз бар. Тамашачыбызның ихлас мәхәббәте, алкышлары, сәхнә балкышы артында тулы бер коллективның фидакарь хезмәте, газаплы иҗат ләззәте ятуын күпләр белми дә булыр...
Хөрмәтле хезмәттәшләрем! Дөнья гаме, иҗади илһам белән тулы тормышыгызга Яңа ел яңа башлангычлар, яңа уңышлар, яңа үрләр алып килсен. Узып баручы елда нигез салынган уй-гамәлләрегез яңа төсмерләр белән баеп, киләсе елда тормышка ашсын. Дусларыгыз, хезмәттәшләрегезнең хөрмәте, теләктәшлеге йөрәгегезгә дәрт-дәрман, ышаныч өстәсен. Яңа ел йортыгызга иминлек, гаиләгезгә тынычлык алып килсен. Бусагадан атлаучы 2018 нче ел Әтнә театры өчен яңа премьералар, онытылмас образлар, тулы заллар, иҗади уңышлар елы булсын! Тоткан кыйб­лабызга һәрчак тугры калып, еллар ызаныннан рух бердәмлеге белән яңа киңлекләргә атларга язсын!
Яңа еллар белән! Яңа шатлыклар, яңа бәхетләр белән сезне!
Иң изге теләкләр белән театр директоры
Ленур Зәйнуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев